«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Мин татарча сөйләшәм!» яңа җанлы музыка бәйгесен башлады

26 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясарга теләсәң, яңа җанлы музыка бәйгесендә катнаша аласың.

Үзең иҗат иткән җырны тере уен коралларына, минуска яки а-капелла башкарып, видеога төшерергә кирәк. Профессиональ камера яки телефон камерасы — аерма юк. Башкаручылар саны чикләнмәгән. Җыр сүзләрен татар классик шагыйрьләре иҗатыннан алу рөхсәт ителә (һәм хуплана!). Язмада тулы бер җыр булырга тиеш, өзекләр кабул ителми. Клиплар бәйгедә катнашмый.

Гаризалар 30 мартка кадәр кабул ителә. 

31.03-13.04 ВК төркемдә иң яхшы башкаручыга тавыш бирәчәкләр. Бәйгедә иң күп тавыш җыйган катнашучыга партнерлардан бүләкләр биреләчәк, ә оештыручылар тарафыннан сайланган җиңүчене 26 апрель көнне сәхнәдә чыгыш ясарга чакырачаклар. 

Җиңүче үз чыгышын Yummy Music белән бергә әзерләячәк һәм «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясаячак, диелә хәбәрдә.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое