«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
«Mingazov» төркеменең диско-концерты узачак
Новости
Яңалыклар

«Mingazov» төркеменең диско-концерты узачак

Илназар, Илдус Дәүләнов белән уртак чыгышлары да көтелә.

Февральдә «MINGAZOV» кавер-төркеменең беренче концерты узачак. Шул хакта матбугат конференциясендә тулырак сөйләделәр. 

«MINGAZOV» — бердәнбер татар кавер-төркеме. Аның эшчәнлеге 2018 елдан ук башлана. Артистлар Татарстанда гына түгел, а Төркиядә дә чыгыш ясарга өлгерә. Ә төркемнең тәүге концерты 13 февраль көнне планлаштырыла.

Матбугат конференциясе кысаларында артист егетләр журналистларның сорауларына җавап бирде.

«MINGAZOV» солисты, җитәкчесе — Ильяс Минһаҗев: «Безнең миссиябез — татар җырын саклау, аны киләсе буынга тапшыру, — дип ассызыклап үтте.

«Каверга материал сайлаганда җырның популярлыгына, яңгырашына игътибар итәбез. Мәсәлән, «Әлдермеш», «Яшьлегем чишмәләре», «Су буенда учак яна» топ 3 каверларыбыз исемлегенә керде, — ди төркемнең гитаристы Денис Казьмин.

Концертның алып баручысы һәм сценарий авторы — Айрат Ильясов. Ул узачак концертның диско форматында оештырылачагын әйтеп узды.

«Без күп кенә эстрада артистларының җырларын башка вариациядә башкарабыз: концертыбызга махсус кунаклар ( җырчылар) да чакырылды», — дип хәбәр итте проект баянчысы Рүзәл Зыятдинов.

Әле ул гына түгел, егетләрнең Илназар, Илдус Дәүләнов белән уртак чыгышлары да көтелә.

«Өченче кунагыбызның исеме сер булып калсын»,  — дип өстәде баянчы.

Хәтерләсәгез, социаль челтәрдә «MINGAZOV» төркеменең таркалуы турында имеш-мимешләр чыккан. Бу хәбәргә Ильяс үзе "Идел"гә җавап биргән иде инде. 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое