«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»нең төп нөсхәсен күрсәтәчәкләр
Яңалыклар
Яңалыклар

Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»нең төп нөсхәсен күрсәтәчәкләр

Чара традицион рәвештә шагыйрьнең туган көнендә уза. Язмаларның төп нөсхәләрен теләгән һәркем карый ала.

ТР Милли музеенда 15 нче февральдә Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»нең төп нөсхәсен күрсәтәчәкләр.

«Моабит дәфтәрләре» – Берлинның Моабит төрмәсендә язылган 93 шигырьдән торган җыентык. Аларда нацистларның җинаятьләре дә, юмористик әсәрләр дә бар. Җыентык шагыйрьнең хатыны Әминә Җәлилова тарафыннан ТР Милли музеена 58 ел элек тапшырылган.

Тантаналы шартларда экспонатны хөрмәтле кунак алып чыга һәм музейның барлык заллары буенча узачак. Быел ул Россия Герое Рәсим Баксиков булачак. Шуннан соң мәдәни учреждениедә бәйрәм программасы оештырыла – Муса Җәлил республика премиясе лауреатларыннан музыкаль-әдәби чыгышлар, Татарстан Дәүләт Советы һәм ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләреннән сәламләү сүзләре җиткереләчәк.

Чара 1 нче Май мәйданында 11:30 сәгатьтә башлана. Катнашучылар Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салачаклар.

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар