Бүген ТР башкаласында явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава торышы булачак.
Секундына 5-10 метр тизлек белән көньяк-көнбатыш җиле исәчәк. Төнлә -11..-13 градуск көтелә.
Татарстанда 28 һәм 29 февральдә һава торышы артык үзгәрми, явым-төшемнәр көтелми.
Чәршәмбе төнендә һава температурасы -10..-15 градус тәшкил итәчәк. Көндез термометр баганалары -1..-6 градус салкынны күрсәтәчәк.
Пәнҗешәмбе төнендә -7..-12 градус булачак, урыны белән -15 градуска кадәр салкын фаразлана. Көндез температура 0..-4 градуска кадәр күтәреләчәк.
1 һәм 2 мартта көндез төбәктә -2..+3 градуска кадәр җылытачак. Төнлә һава температурасы -4..-9 градус тәшкил итәчәк. Һава торышына атмосфера фронтының якынлыгы тәэсир итәчәк – язның беренче көнендә республика районнарында бераз кар булырга мөмкин.
чыганак: kzn.ru
Нет комментариев