Россия Президенты Владимир Путин МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә кагылышлы берничә указга кул куйды.
Шулай итеп, Россия Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертелә. Ягъни, эш бирүче инициативасы буенча, ире һәлак булганнан соң бер ел дәвамында хәрби хәрәкәтләр ветераннарының тормыш иптәшләрен эштән азат итү тыела.
Шул ук вакытта тол хатын яки тол ир бу ел дәвамында яңа никахка керергә тиеш түгел һәм эшләвен дәвам итәргә тиеш.
МХОда катнашучылар өчен кредит каникуллары чорында исәпләнгән кулланучылар кредитлары буенча процентларны исәптән чыгару турындагы указга да кул куелды.
Шулай ук банкларга процентлар буенча алынмаган керемнәрнең 50 проценты кайтарылачак.
Нет комментариев