«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Разил Вәлиевкә багышланган кичә була
Новости
Яңалыклар

Разил Вәлиевкә багышланган кичә була

Остазлар турында остазлар... Һәм безнең арада булмаган шәхесләр турында.

Чара "Кич утыру" дип атала. Ягъни олпат язучы-шагыйрьләр - Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон һәм Газинур Морат бергә җыелып Разил Вәлиев турында сөйләшәчәк.

Бүгенге яшьләр кич утыруны «подкаст» форматына охшатыр иде. Ни өченме? Чөнки мондый очрашулар вак-төяк хәлләрне сөйләшүдән башланып китә дә, бер-ике сәгатьтән инде Адәм баласының башы җитмәс катлаулы мәсьәләләр турында бәхәсләр башлана... Сезне дә шундый ихлас әңгәмәдә катнашырга чакырабыз.

Остазлар турында остазлар... Һәм безнең арада булмаган шәхесләр турында.

Кем булган соң ул? Нәрсә турында язган? Ни әйтергә теләгән? Йөрәкләрдә нинди эз калдырган? Бу сорауларга җавапларны бергә эзләрбез.

Әлеге проект мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә гамәлгә куела, диелә хәбәрдә.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое