Татарстанның 2 меңнән артык укучы һәм студенты әлеге чемпионатларның төбәк этабында катнашачак.
Барлыгы 300 артык компетенцияне үз эченә алган ярышлар республикада 12 февральдән март ахырына кадәр узачак. Ярышлар һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионаты кысаларында гамәлгә куела.
Төбәк этабында барлыгы 6 меңнән артык кеше катнашачак. Аларның 2200 - катнашучылар, 1800 кеше - эксперт-остазлар, баш экспертлар - 310 кеше. Шулай ук 310 техник администратор, 650 бәйсез һәм индустриаль экспертлар җәлеп ителәчәк һәм 900 волонтер булачак. Үткәрү якынча 87 мәйданчыкта каралган. Аларның 20 төрле муниципалитетларда урнашкан. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән Министрының беренче урынбасары Андрей Поминов белдергәнчә, узган елда старт алган россиякүләм яңа һөнәри осталык хәрәкәте Россиянең “WorldSkills” хәрәкәтендә булган тәҗрибәсенә нигезләнгән.
- Чемпионат хәрәкәтенең уңай һәм регион өчен мөһим яклары күп. Чемпионат нәтиҗәсендә катнашучыларны эш урыннары белән тәэмин итү дә күз уңында тотыла”, – дип белдерде ул матбугат конференциясендә.
Җиңүчеләргә һәм призерларга дәүләт ярдәме системасы шулай ук Татарстан Республикасы дәрәҗәсендә дә каралган. Алтын медаль иясе 150 мең сум күләмендә бүләк алачак, көмеш - 125 һәм бронза медаль - 100 мең сумга лаек булачак.