26нчы апрель көнне Тукай һәйкәле, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасы янында туган тел көненә багышланган Шигърият бәйрәме булып узды.
Чараны Г.Тукайның туган көне уңаеннан ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә Язучылар берлеге оештырды. Күркәм бәйрәмдә танылган иҗат эшлеклеләре – Рәдиф Гаташ, Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, бу өлкәдәге яңа буын шагыйрьләр – Йолдыз Миңнуллина, Фәнил Гыйләҗев, Рифат Сәлах һәм башкалар катнашты.
Туган тел көне Алмас Хөсәенов башкаруында “Әллүки” җыры белән башланып китте.
“Тукай – ул гади шагыйрь гына түгел, ул безнең барлыгыбыз, ул безнең яшәү рәвешебез, чөнки аның иҗатында бөтен татар дөньясының васыятьләре язылган. Без, һәр милләт кебек, төрле югалтуларга дучар, ләкин ул булганда, аның исеме безгә маяк булып торганда, безнең юлыбыз туры, олы һәм дөрес булыр”, – дип бәйрәмне рәсми рәвештә Ркаил Зәйдулла ачып җибәрде.
Чараның мөһим бер өлеше – Тукай премиясенең лауреатларын билгеләү. Алар ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин тарафыннан игълан ителде. Менә алар, 2024 ел лауреатлары:
- “Узганны кабатлау” китабы өчен Ләис Зөлкарнәй;
- Балалар шигърияте, прозасы һәм драматургиясенә яшь укучыларына әхлакый-эстетик тәрбияләүгә, әдәбияты һәм фольклорының иң яхшы әсәрләрен тәрҗемә итү һәм популярлаштыру, Татарстанның яшь талантларына иҗади ярдәм күрсәткән, күпъеллык хезмәте өчен Борис Вайнер;
- Татарстанның татар хоры мәдәниятен үстергән һәм саклаган өчен “Татар хор музыкасы антологиясе” хезмәте өчен Миләүшә Тәминдарова;
- Татар мәдәниятының күренекле тарихи эшлеклеләренә багышланган сынлы портретлар һәм скульптур сериясен булдырган өчен Кадим Җәмитов.
Шигърият бәйрәме милләтебезнең күренекле шагыйрьләренең шигырьләре, моңлы җырлар белән үрелеп барды. Шул арада килгән кунаклар белән дә әңгәмә кордык.
Тарихчы Наил Таиров Тукайның иҗатын, тормыш юлын тарихчы буларак өйрәнгән: “Тукайның биографиясендә, тормышында татар тормышы, татарның биографиясе ята. Татар дөньясы – зур, ә Тукай – бер, ләкин аның тормышына, сүзләренә, иҗатына татар тормышы кереп киткән. Аңардан да яхшы татар тормышын күрсәтүче булмаган”, – дип фикер белгерде ул.
26 апрель татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Быел аңа 138 яшь тулды. Бу көнне, һичшиксез, һәр җирдән Тукайның бөеклеге турында ишетергә була. Язучыбыз халык күңелләрендә нинди урынны биләп тора соң? Бу хакта үз фикере белән журналист һәм язучы Роза Мулланурова бүлеште:
- Әгәр үзебезнең туган телебез, татар теле булмаса, без татар булмыйбыз инде, ә Тукай – ул безнең җаныбыз кебек. Тукай безгә Ходай Тәгалә тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәр кебек. Безнең милләтне, телебезне сакларга бер сәбәп ул. Әгәр Тукаебыз булмаса, без ятим булыр идек.
Шигърият бәйрәмен уздыру – күркәм бер традициягә әверелде, әмма шигърият сөюче җәмәгать арасында яшьләр саны күпкә аз иде, аларны мондый бәйрәмнәргә җәлеп итү турында “Әллүки” иҗат берләшмәсе старостасы Ильяс Хаҗиев белән сөйләштек:
- Яшьләр бүген бар, ләкин узган елларда, миңа калса, күбрәк иде. Яңа буынны мондый җирләргә җәлеп итү авыррак, шулай да без бу юнәлештә үзебез булдыра алганны эшлибез. “Әллүки”нең социаль челтәрләрендә мондый төр чаралар хакында һәрвакытта заманча форматта хәбәр итә барабыз. Бүгенгә булганына риза булып торабыз инде.
Чарага тамашачы буларак килгән Фәридә Хурамшина да, бу фикер белен килешеп, үзенең әлеге чара турында “Мин татарча сөйләшәм” проектының социаль челтәрләре аша белүе турында белгертте, һәм “Яшьләр белән бер дулкында булган проектлар күбрәк булса, яшьләр дә мондый чараларга күбрәк килер иде сыман”, – дип төгәлләп куйды.
Чарада бу өлкәдә әле беренче адымнарын ясаучы шагыйрьләр дә катнашты. Айзат Вахитов һәм Гөлназ Әхмәдиева туган тел бәйрәмендә үзләренең шигырьләрен киң җәмәгатьчелеккә ирештерде.
Айзат Вахитов “Шигырьләр иҗат иткәндә Тукай иҗатына мөрәҗәгать итәсезме?”, – дигән сорауга икенче төрле җавап кайтарды. “Мин аның темаларын бәлки алгалыймдыр, йөрәгемә аның темалары бәлки кереп урнашадыр һәм шуннан соң гына язамдыр, әмма махсус аның шигырьләрен кулланмыйм. Тукай иҗатында иң ошаган шигырем исә “Государственная думага” дип атала”.
Шигърият бәйрәме халкыбызның йөрәк авазы булган “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Ләкин Габдулла Тукай туган көненә багышланган чаралар әле кичкә кадәр шәһәрнең төрле урыннарыннан яңгырап торды.
Ләйлә Мифтахетдинова
Нет комментариев