«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Сәләтле балалар арасында кастинг игълан ителде

Сайлап алу турында укучыларга җыр яки бию башкарырга, шигырь сөйләргә туры киләчәк.

«Апуш» театр студиясе балалар арасында кастинг игълан итте. Нәтиҗәләр буенча 40 бала сайлап алыначак. Аларны сәхнә сөйләме һәм хәрәкәте, актерлык осталыгы һәм җырларга өйрәтәчәкләр. Дәресләр татар телендә уза.

«Апуш» татар балалар театр студиясе Казан Мэры патронажы астында эшли. Бүгенге көндә «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында 100 гә якын бала шөгыльләнә. 1 ел дәвамында студия дүрт спектакль чыгарды, «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивалендә һәм «Поколение БУДУщего» II бөтенроссия балалар театр коллективлары фестивалендә җиңүче булды.

чыганак: kzn.ru

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое