«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
«Синең хакта...» дип исемләнгән театраль концерт узды
Яңалыклар
Яңалыклар

«Синең хакта...» дип исемләнгән театраль концерт узды

25 гыйнвар көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләтәт драма һәм комедия театрында «Синең хакта...» дип исемләнгән театраль концерт узды.

Режиссеры — Камил Гатауллин. 

Биредә татар халкының 1910 елдан бүгенге көнгә кадәр алып популяр, яраткан җырлары Тинчурин театры артистлары башкаруында яңгырады. Әлеге җырлар, театраль бирелеш аша халкыбызның музыка мәдәнияты һәм үсеш-үзгәреше тасвирланды. 

Композицияләре дә нинди бит әле! «Әллүки», «Сахраларда», «Су буйлап» – татар халык җырлары элекеге тормышка азга гына булса да кайтарды. Мине әлеге җырлар бераз да алҗытмады, киресенчә, кызыксыну белән тыңлап утырдым.

Халкыбызның йөзек кашы - Илһам Шакиров – репертуарыннан башкарылган «Әдрән диңгез» җыры миндә аеруча зур тәэсир калдырды, хәтта  “каз тәннәре" чыкты.

Кичәдә хәзерге заманның онытылмас хитлары яңгырады. «Туган як»  җырына залдагылар кушылып утырды. Тамашачыны аеруча Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закировның, залга чыгып, «Бер генә минутка» җырын башкаруы таң калдырды.

Музыкаль кичә дәртләндерде, уйландырды.

Зөлфия Газизуллина , Азнакай:
 -    Миңа концерт ошады. Шунысы әһәмиятле – ахыргы җыр ( «Уразай» 2020 ел) янәдән озын, моңлы башкарылды. Димәк, без кире элеккәгә күпмедер дәрәҗәдә кайтабыз, тамырларыбызны эзлибез. Минем күңелем тулды: әни исән түгел дип елап та алдым: биредә аның яраткан җыры башкаралды. Ә минем белән килгән яшьләргә, киресенчә, җырлар озын булып тоелды.

Фотолар театрның ВК-төркеменнән алынды

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар