«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Стимул: КФУга 100 балл белән укырга керүчеләр 300 мең сум стипендия алачак

КФУ яңа уку елында беренче курс студентларын стимуллаштыру һәм аларга ярдәм итү программасы дәвам итә.

Иң шәбе – университетка кабул ителгән югары баллылар һәм олимпиадачылар 300 мең сумга кадәр стипендия алачак. Әлеге стипендия бер тапкыр бирелә һәм чираттагы уку елы башланганнан соң беренче ай дәвамында түләнә.

Соңгы яңалыкларга килгәндә, бүгенге көндә югары уку йорты 466 йөз баллы, 26 ике йөз баллы һәм ике өч йөз баллы гариза кабул иткән. Шулай ук КФУга керү сынауларысыз кабул ителгән Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләр дә 300 мең сумга ия булачаклар.

Шул ук категориядәге призерларга 150 мең сум акча түләячәкләр, - дип яза «Шәһри Казан».

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое