«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Тәкъдим: яңа ел каникулларын кыскарамы?
Новости
Яңалыклар

Тәкъдим: яңа ел каникулларын кыскарамы?

Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитетында артык озын яллар төп проблема дип саныйлар.

Шуңа күрә Дәүләт Думасында яңа ел каникулларын биш көнгә кадәр кыскартырга чакыралар. Бу хакта журналист Александр Юнашев хәбәр итә, дип яза «Шәһри Казан».

- Шулкадәр озын каникуллар, едицина ягыннан, максатка ярашлы түгел. Ел дәвамында 3-5 көн ял итү яхшырак, - дигән Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисенең беренче урынбасары Башанкаев.

Беренче тулы эш атнасы күпләргә җиңел бирелми. Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитетында артык озын яллар төп проблема дип саныйлар. Моннан тыш, 31 декабрьдә өстәлләргә куелучы майлы тәмле ризыктан соң панкреатит, ашкайнату органнарының авырулары барлыкка килүен дә ассызыклаганнар.

чыганак: Шәһри Казан

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое