«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Яңалыклар
Яңалыклар

«Тантана» премиясе лауреатлары билгеле!

Буа дәүләт театры залында «Тантана» премиясен тапшырдылар.

фото: Татар-информ, Михаил Захаров.

Лауреатлар исемен тәкъдим итәбез!

️«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә: Тинчурин театры артисты Рөстәм Гайзуллин («Җилкәнсезләр» спектаклендә Зәйнетдин роле өчен) һәм Минзәлә театры артисты Хафиз Хамматуллин («Шулай булды шул» спектаклендә Нургали роле өчен).

«Актерлар ансамбле» номинациясендә: Әлмәт театрының «Ат карагы» спектакле (Т.Миңнуллин).

«Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясендә: «Әлифба: Хәрефләр дөньясында» спектакле (режиссёры Лилия Әхмәтҗанова).

️«Намус һәм тугрылык» номинациясендә: Камал театрының легендар артистлары Ринат Таҗетдинов һәм Әзһәр Шакиров

«Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә: ️Камал театры артисты Радик Бариев ( «Дуслар җыелган җирдә» спектаклендәге Рафис роле өчен).

️«Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә: Чаллы театры артисты  Чулпан Әскәрова («Сихерче» спектаклендә Убыр роле өчен).

️Курчак театрының иң яхшы актеры номинациясендә: Казан дәүләт "Әкият" курчак театры артисты Дилүс Хуҗәхмәтов. («Авиатор» спектаклендә Иннокентий Платонов роле өчен).

️«Дебют» номинациясендә: Әтнә театры артисты Айзат Хәйруллин («Ай тотылган төндә» спектаклендә Акъегет роле өчен) һәм Чаллы театры артисты Алсу Сәгыйдуллина («Сихерче» спектаклендәге Сәвилә роле өчен).

«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә: Камал театры артисты Алсу Каюмова.

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар