Бу хакта Йортның социаль челтәрендә чәбәр иттеләр.
«Фатих Әмирхан, «Эсперанто теленең кагыйдәләре». 1909. Татарстан Милли музеенда язучы Фатих Әмирхан төзеп бастырган шушындый китап саклана. XX гасыр башы язучылары арасында эсперанто дигән ясалма тел белән мавыгучылар да булган. Мөгаен, Габдулла Тукай да бу телгә битараф булмагандыр. Фотосурәттәге китапта «Иптәшем Г. Тукаевка тәскирә. Ф. Әмирхан, 16 март 1909» дигән култамга да бар бит, диелә хәбәрдә.
Бу серле тел турында белергә теләүчеләр иртәгә, 4 майда, Татар китабы йортында үтәчәк эсперанто теленнән беренче дәрескә килә ала.
Керү – ирекле
Нет комментариев