«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Татар китабы йортында Хәсән Туфанның беренче китабына реконструкция ясыйлар

Безнең гомер - аккумулятор...

4 ноябрь, 19.00 сәгатьтә Сәнгатьләр төне кичәсендә яшь һәм дуамал, хыялый-романтик Туфанның иҗатына һәм тормышына – сәяхәт, ә беренче китабына реконструкция ясарга булганнар.

- Туфанның бу җыентыгы безнең өчен дә ачышларга бай булыр. Чөнки без монда үзебез ияләшмәгән шагыйрь белән очрашабыз. Язмышындагы тетрәнгеч вакыйгалар әле булмаган, Луизасы берничә елдан аның сөекле хатыны булачак, бәбиләре дөньяга аваз салачак, иҗатын таныйлар, дуслары, иптәшләре – янәшәдә, дип хәбәр итә оештыручылар.

«1930 елда Ташкентта һич көтмәгәндә "үзем" белән очраштым. Назыйм Хикмәтнең мәҗмугасын эзләп көтепханәгә кердем. "Х. Туфан шигырьләре" дигән китапны күреп хәйран калдым. Кем бу, нинди Туфан икән соң бу?! Ачып карасам – минем шигырьләр. Иң якын киңәштәшләрем, ярдәмчеләрем Галимҗан Нигъмәти белән Гомәр Гали Казанда сайланма җыентыгымны чыгарганнар икән ләбаса...»

Бонус: "Идел"нең ноябрь санында Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхинның "Х. Туфан шигырьләре" китабы турында мәкаләсе чыкты.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое