Бик тиздән декабрь - тылсымлы Яңа ел бәйрәме җитә.
Нәниләребезне, үзебезне сөендерү өчен бәйрәм кунакларын чакыру турында уйлый башлар вакыт, чөнки гонорар бәяләре инде бүгеннән акча янчыгын кайгырта башлауны сорый.
Яңа ел бәйрәмендә Казанда Кыш бабай һәм башка артистларның гонорары 20 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк, дип яза «Татар-информ» «Лента.Ру»га сылтама белән.
Әлеге бәя эшләгән сменалар санына һәм Яңа ел төнендә чыгыш ясау кирәклегенә бәйле. Россия буенча уртача алганда гонорар күләме 20-200 мең сум тәшкил итә. Мәскәүдә әрмән, грузин, азәрбайҗан яки татар образларындагы Кыш бабай 200 мең сумга кадәр төшәчәк. Кыш бабайга «классика буенча» Кар кызы белән бергә чыгыш ясарга кирәк булса, бу очракта мәскәүлеләр яки Мәскәү өлкәсендә яшәүчеләр мондый «бию» өчен 100 мең сумга кадәр акча түләячәк. Шул ук вакытта, кандидат Яңа ел төнендә эшкә чыгарга әзер булырга тиеш.