Казан шәһәренең «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытучыларның бишенче республикакүләм «Туган тел фестивале» узды.
Анда республикабызның төрле район һәм шәһәр балалар бакчаларыннан 120 тәрбияче-укытучы катнашты.
Балалар бакчаларында татар мохитен ничек булдырырга? Татар теле дәресләренең нәтиҗәлелеген ничек арттырырга? Балалар татарча иркен аралашсын өчен, дәресне ничек алып барырга? Фестивальдә шушы һәм тагын күп төрле башка сорауларга җавап эзләнде. Әйдәп баручы белгечләр осталык дәресләре үткәрде.
Укытучылар, тәрбиячеләр туган телне укытуның төрле методикаларын өйрәнеп, татар телендә алып барырга мөмкин булган проектлар белән танышты. «Татар телен чит тел буларак өйрәнүдә лексик материалны ныгыту өчен дидактик уеннар куллану», «Татар телендә сөйләм телен үстерүдә математик уеннар куллану үзенчәлекләре», «Дәресләрдә көтелмәгәнлек эффектын куллану», «Туган телне үзләштерүдә театр эшчәнлеге. Театр – туган телгә мәдхия» һ.б. төрле осталык дәресләрендә тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге булдырылды.
Быел бишенче тапкыр уздырылган фестиваль татар теле укытучылары, тәрбиячеләренә тәҗрибә уртаклашу һәм яңадан-яңа идеяләр тудыру мәйданына әверелде.