«Яшьләрне аңларга теләсәң, алар телендә сөйләш»
«Милллиард татар» басмасы Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Интертат» электрон газетасы, «Ялкын» һәм «Чаян» журналлары белән бергәлектә «Татарча мем» бәйгесен игълан итте.
Максаты – Патриотизм тәрбияләү, туган телгә, мәдәнияткә, милли традицияләргә кызыксынуны арттыру.
Бу хакта тулырак матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков бәйгене мәктәп укучыларына аеруча хуш килер дигән фикердә:
– Мемнар форматы заманча һәм яңа. Әлеге юнәлештә иң мөһиме булып телне популярлаштыру санала. Мин әлеге бәйге аша балаларда туган телгә карата уңай хис туачак дип уйлыйм, – диде ул.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» электрон газетасы баш мөхәррире Рәмис Латыйпов тормышта юморның кирәклеген искәртте:
– Юмор ул һәрвакытта да кешене коткаркан. Шаян, шук кешеләр белән эшләве дә рәхәт. Мәсәлән, карантин вакытында күңелне күрә торган юмор осталары барлыкка килде. Шаярту ул - кешенең күңелен ача торган бер чара, - дип сөйләде ул.
«Ялкын» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин мемнарның хәзерге заманда популяр булуына басым ясады:
– Яшьләрне аңларга теләсәң, аларның телендә сөйләш. Аларны күбрәк җәлеп итәр өчен мемнарны куллану кирәк, – диде ул.
Бәйгенең барлык шартлары белән нигезләмәдә танышырга мөмкин.
Нет комментариев