«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Татарстан Рәисе Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның туган көне белән котлый

«Татар телем - халкым теле!»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналы язылучыларын Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның туган көне белән тәбрик итте.

«Татар телем - халкым теле!» - дип язган, аерым алганда, республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов видео да куйган, анда Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырендәге беренче юл яңгырый. Алматы, Чабаксар, Таулы Алтай, Ашхабад, Уфа, Ташкент, Бишкек һәм Бакуда яшәүчеләр, алып баручының үтенеченә җавап итеп, туган телләрендә - казах, чуваш, алтай, төрекмән, башкорт, үзбәк, кыргыз һәм азәрбайҗан – әлеге текстның аларда нинди хис-кичерешләр уятуы хакында сөйли.

«Безнең телләр төрле булуга да карамастан, йөрәкләребез бергә тибә. Тукай рухы бүген дә безне берләштерә һәм туган телләребез аша бер-беребезне аңлыйбыз һәм хөрмәт итәбез», - дип төгәлли алып баручы.

рәсем: нейрочелтәр

чыганак: Татар-информ

Татарстанда Туган тел көне һәм Г.Тукайның тууына 138 ел тулуы ничек билгеләп үтеләчәге турында элегрәк язган идек.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое