Рамазан ае тәмамланырга санаулы көннәр калып бара...
Ураза гаете 10 апрельдә узачак.
Татарстан шәһәрләре өчен:
06:30 – Коръән уку;
07:00 – вәгазь;
07:30 – Гает намазы.
Авыл җирлекләрендә Гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдим ителә.
Ураза гаете көнне Казанда “Рамазан Фест” бәйрәме узачак. Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин әйткәнчә, диннән ерак булган кеше әлеге бәйрәмгә эләгә икән, аңа кызык, күңелле булырга тиеш.
- Бәйрәмне дини кысалардан чыгармыйбыз, әмма бөтен кеше ял итеп, рәхәтләнеп илебезнең матурлыгын күреп, бу мөселманнар гыйбадәт тә кыла, ял да итә беләләр икән дисеннәр иде, - диде ул бәйрәмгә багышланган матбугат конфренциясендә.
Нет комментариев