Без балачакта кечкенә сайлаулар тавыш бирүгә җаваплылык тәрбияли.
Бу хакта Татарстанда "Беренчеләр хәрәкәте" җитәкчесе Татарстан Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов әйтте.Ул сайлау участогына Казан Кремлендә хәрәкәтнең багышлау тантанасында хористларның берсе – беренче тапкыр тавыш бирүче Никита белән килде.
- Сайлауда катнашу ул әһәмиятлеккә мөнәсәбәтне белдерү. Ул балачактан формалашадыр. Син үзеңнең тирә-ягыңда булган әйберләр өчен җаваплы икәнеңне аңлыйсың, – ди Тимур Сөләйманов. - Көндәлек кечкенә генә сайлаулардан җаваплы мөнәсәбәт барлыкка килә Синең тавышың, катнашуың аша зур илебез сайлаган юлның бер өлеше дигән аңлау формалаша.
Тимур Сөләйманов "Беренчеләр хәрәкәте"нең 5 меңгә якын катнашучысы өчен бу беренче сайлаулар булуын һәм алар, һичшиксез, сайлауда катнашуына, ә калганнар сайлау участокларына гаиләләре белән килүенә ышанычын белдерде, дип яза "Татар-информ".