«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Тинчурин театрында беренче тапкыр яшьләр өчен квизлар старт ала

Әлеге чаралар даими уздырылачак дип планлаштырыла.

Катнашучыларга Тинчурин театры тарихы, репертуары белән бәйле сораулар бирәчәкләр. Квестта җиңүчеләргә театр һәм партнерлардан бүләкләр тапшырылачак. 

«Театраль квиз» 13 февральдә 16.00дә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узачак. Интеллектуаль чара театрның 90 еллык юбилей сезонына багышлана.

Катнашу өчен үз команданы сылтама буенча теркәргә кирәк: бер командада максимум 5 кеше булырга мөмкин. Әлегә командасы булмаган, тик уенда катнашырга теләгән кешеләр аерым-аерым да теркәлергә мөмкин. Уен датасы җитәрәк оештыручылар әлеге катнашучыларны командаларга туплаячак, диелә хәбәрдә.

Квизда катнашу бушлай. Уен татар телендә узачак.

Оештыручылар белдергәнчә, квизны даими рәвештә: айга 1 тапкыр уздырырга ниятлиләр.

Проектның максаты: яшьләрне берләштерү, алар өчен коммьюнити-киңлек булдыру.

Тинчурин театрында яшьләр өчен кызыклы проектлар оештырылып килә. Искә төшереп үтик: быелгы сезонда Ittifaq төркеменә багышланган премьера чыгачак.

Вы уже оставили реакцию