«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Тиздән Татарстанда чүп әзрәк булачак

Татарстанда чүп яндыру заводы кайчан эшли башлаячагы мәгълүм булды.

Яшел Үзән районында урнашкан чүп яндыру заводы 2025 елда эшли башлар дип көтелә. Бу хакта бүген Премьер-министр Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы депутатлары каршында чыгыш ясаганда хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, проект алар теләгәнчә уңышлы гамәлгә ашырылмый һәм Республикада, гадәттә, объектлар алай төзелми. 

- Хәзер төзелеш эшләре паузада. Әле күптән түгел Кытайдан партнерлар килеп, җиһазлар тәкъдим итте. Инвестор 2025 ел азагына өлгерә ди. Ул заводны җиһазландыру буенча кыенлыклар белән очрашкан. Җиһазларны урнаштырыр алдыннан төзергә кирәкле бар нәрсә дә әзер. Бу төзелеш эшләренең 24-25 процентын тәшкил итә",- диде Алексей Песошин.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое