«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Яңалыклар
Яңалыклар

Төрки музыка кораллары: уйна, тыңла, бел!

7 февраль көнне, Милли китапханәдәге MOÑ театраль мәйданчыгында «Көйле кич» дип аталган лекция-тамаша узачак.

Әлеге тамаша “Ямьле кич” проектының чираттагы чарасы. Ул мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Лекциядә сез төрки халыкларның музыкаль инструментлары турында белерсез, аларны ишетеп, уйнап карарсыз. 

Кичәне Казанның иң шәп яшь музыкантлары (Идел журналының якын дуслары) алып барачак: 

АЙДАР АБДРАХИМОВ 
думбыра, саз (баглама), танбур, уд, беримбау, хамус, ятаган

ЭРИК МАРКОВСКИЙ 
даф, бендир, гавал, дойра, дарбука, варган

ИЛЬЯС ФАРХУЛЛИН 
курай, купше курай, саз-сыбызгы (окарина), гармун

Кичәгә керү ирекле, ләкин теркәлү таләп итә.

 
 

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар