«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Яңалыклар
Яңалыклар

Түбән Кама театрында әдәби-музыкаль кичә узачак

Ул шагыйрь, публицист, журналист, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшинга багышланачак.

20 февральдә 18.30 сәгатьтә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе кысаларында «Чичәннәр җыры» исемле әдәби-музыкаль кичә узачак. Ул шулай ук Халыкара туган телләр көненә дә багышлана.

Легендар “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсе – Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты. Аның сәхнәсенең кунаклары - республиканың танылган әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре, төрле өлкәләрдә үзенең тырыш хезмәтен куйган данлыклы хезмәтчәннәр.

Шагыйрь үзе һәм үзенең күпкырлы әдәби эшчәнлеге турында сөйләячәк. Шулай ук кичәдә шәһәребез җитәкчеләре, Рүзәл Мөхәммәтшинның иҗатташ дуслары шагыйрьләр Йолдыз Миңнуллина, Фәнил Гыйләҗев, җырчылар катнаша, диелә хәбәрдә.

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар