3 апрель Габдулла Тукай Әдәби музеенда 2024 елгы Тукай Дәүләт премиясенә әдәбият өлкәсендә кандидатлар эшләре турында ачык фикер алышу узды.
Әдәби кичәне Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова башлап җибәрде:
- Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге ел саен яз айларында татар халкын гына түгел, ә Татарстанда яшәүче төрле милләт кешеләрен дулкынландырып, рухландырып җибәрә торган зур чара. Без бу вакытта үзебезнең әдәбият өлкәсендәге уңышларны барлыйбыз, сәнгать өлкәсендәге табышларны ачыклыйбыз һәм кабаттан бергәләшеп алар турында фикер алышабыз, - диде ул.
Кичәдә үз эшләрен балалар шагыйре һәм драматургы Рафис Корбан «Әхмәров» (2020) , «Ватан» (2022) , «Алиш» (2023) язучы Ләис Зөлкарнәй ( «Узганны кабатлау» ) Россия балалар шагыйре, тәрҗемәче, башкаручы автор Борис Вайнер (балалар шигърияте, прозасы һәм драмматургиясенә караган китаплар) тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов быелгы Тукай премиясенә кызыклы, көчле кандидатлар дәгъва кылуын ассызыклап үтте:
- Һәр номинантның иҗаты безнең милли мәдәниятебез белән бәйле һәм аны пропагандалый. Әгәр дә премия нигезләмәсенең беренче пунктына күз салсак, анда киң резонанс тудырган әсәрләр турында сүз бара һәм алар һәрберсе дә бу пунктка туры килә, – диде ул.
Тарих фәннәре докторы, профессор Рафаэль Вәлиев Габдулла Тукайның милләт язмышында зур роль уйнаганын сөйләде:
- Урта Азия илләрендә барысы да Габдулла Тукайны белә: әйтергә кирәк, ул төрки халыкларны берләштерә. Нигә дигәндә, Тукайның теле дә якын һәм аңлаешлы. Габдулла Тукай премиясе – күренекле премия. Бүгенге көндә аңа 241 шәхес лаек булган. Алар барысы да тарихта калды, – диде ул.
Рафис Корбан иҗаты
Әдәбият галиме, КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры Фоат Галимуллин Рафис Корбанның иҗатына бәяләмә бирде:
- Рафис Корбан әдәбиятта яңа кеше түгел. Балалар әдәбияты өлкәсендә гаҗәеп зур уңышларга ирешкән язучыбыз. Аны чын мәгънәсендә балалар шагыйре итеп таныдылар. Ләкин ул соңгы 10 елда прозаик, романнар авторы буларак киң ачылып китте, – диде ул.
Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Равил Рахмани Рафис Корбанның соңгы елда язылган әсәрләренең вакыйга булырлык әсәрләр икәнлеген әйтеп узды. Мисал итеп, Муса Җәлил турындагы «Ватан» әсәрен билгеләп узды.
Ләис Зөлкарнәй иҗаты
Шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон Ләис Зөлкарнәйнең өйрәнчек шигыре булмаганлыгын әйтте:
- «Узганны кабатлау» - камил шигырьләрдән торган китап. Сез моннан бер генә дә өйрәнчек шигырь тапмассыз. Ләис Зөлкарнәй - үзенең өслүбе, үз юлы булган шагыйрь, - диде ул.
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Ләйсән Надыршина шагыйрьнең татар әдәбиятына алып кергән яңалыклары хакында сөйләде:
- Ләис Зөлкарнәй – һәрбер шигырендә фәлсәфә ярылып ятуы, сүз сурәтләрен сүтеп, аның эчке мәгънәләренә төшенергә мәҗбүр итә алуы белән ул интеллектуаль поэзиянең күренекле вәкиле булып тора, - диде ул.
Борис Вайнер иҗаты
Шагыйрә, прозаик Наилә Ахунова Россия балалар шагыйре, тәрҗемәче Борис Вайнерның иҗаты хакында сөйләде:
- 76 яшендә ул балалар әдәбияты өлкәсендә Татарстанда гына түгел, ә Россиядә дә танылган шәхес. Борис Вайнер булдыра алганча Россия укучысына иң яхшы әдәби үрнәкләрне (татар шигьрияте) җиткерергә тырыша. – дигән фикер белдерде ул.
«Казан» журналының баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова Борис Вайнерны үзенең әдәби остазы булганын һәм иҗат юлына кергәндә әдинең әһәмиятле роль башкарганын әйтеп үтте.
Нет комментариев