«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Җырчы Лэйна татар эстрадасындагы карьерасын тәмамлый. Ни сәбәпле?
Новости
Яңалыклар

Җырчы Лэйна татар эстрадасындагы карьерасын тәмамлый. Ни сәбәпле?

Лэйна сүзләренчә, ул кешеләргә татар музыкасының заманча була алуын исбатлаудан арыган.

Ул социаль челтәрдә бүтән татар телендә җыр җырламаячагы хакында хәбәр итте. Аның иҗатын тәнкыйтьләүләре аркасында шундый карар кабул иткән.

«Мин татар эстрадасының үсәргә тиешлеген һәм яшь татар башкаручыларының ишетелергә тиешлеген исбатлаудан арыдым, ә андыйлар бик күп һәм бу шатландыра! Әмма ни өчендер яңа башкаручыларга ярдәм итү урынына һәрвакыт тәнкыйтьлиләр. Шул сәбәпле җырлар аша татар телен популярлаштыру катлауландырыла», — дип язган Лэйна.

Шулай итеп, җырчы татар телендә «1, 2, 3, 4» дигән соңгы җырын чыгарды. Алга таба Лэйна бары тик русча гына җырларга планлаштыра.

Хәтерләсәгез, ИДЕЛ журналында Лэйна белән интервью басылган иде. Аның белән әңгәмәне сайтта да укырга мөмкин: ЛЭЙНА: «Сөйгәнемнең артист булуын теләмим»

Вы уже оставили реакцию