«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Зәкәрия» төркеменең уникаль альбомы тәкъдим ителәчәк

25 апрельдә 19.00 сәгатьтә MOÑ театраль мәйданында «Зәкәрия» төркеменең «ДусТуган» дип исемләнгән өр-яңа татар музыкаль җыентыгының тәкъдим итү чарасы узачак.

Альбом чын мәгънәсендә уникаль, андый музыкаль җыентыклар Татарстанда да, Рәссәйдә дә юк. Бу җыентыкка татарларның төрле этник төркемнәренең заманча яңгыраштагы 8 җыры тупланды (пермь, татар-мишәрләрләре, себер, ырымбур, нугай-карагашлар, керәшеннәр), ди оештыручылар.

фото: Фирүзә Вәлиева

Җыентыккка «Зәкәрия» төркеменең фольклор-этнографик экспедицияләрдә яздырылган шәхси экспедицион язмалары кергән, шулай ук Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе фондларыннан да бик сирәк җырлар кулланылган.

Альбомның өченче һәм алтынчы җырлары өчен аранжировканы музыкант, битмейкер Ислам Вәлиев (Malsi Music) язган. Калган аранжировкаларын, музыкаль эшкәртү эшләрен музыкант, аранжировщик Герман Винокуров эшләгән. 

«Зәкәрия» төркеме 2023 елның июлендә Казан Мэриясе оештырган татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесендә җиңү яулады, һәм шуның нәтиҗәсе буларак 2024 елның 19 февралендә «ДусТуган» җыентыгы дөнья күрде. Җыентыкны барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңлап була.

 «Зәкәрия» – Татарстанда бердәнбер күпмилләтле яшьләр коллективы. Төркем 2017 елда оеша. Коллективның җитәкчесе – сәнгать фәннәре кандидаты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган Лилия Җиһаншина.

Коллективның төп максаты – Идел буе халыкларының җыр фольклорын һәм туган телләрен саклау һәм популярлаштыру.

Төркем төрле милләт вәкиле булган 4 кыздан тора: татар-мишәр, татар/башкорт, мордва, удмурт/төрек. «Зәкәрия» төркеме солистлары Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология  кафедрасын тәмамлаганнар. 

Коллективның репертуары Идел буе халыкларының фольклор-этнографик экспедицияләрендә язып алынган 7 телдәге аутентик җырлардан тора  (татар, рус, чуаш, керәшен, башкорт, мари, мордва, удмурт). Шулай ук, «Зәкәрия» төркеменең репертурында казах һәм кырым татар телләрендә дә җырлар бар. Җырлар аутентик манерада, барлык диалект һәм тембр үзенчәлекләрен саклап, шулай ук заманча эшкәртүдә башкарыла.

2020 елның 20 ноябрендә «Зәкәрия» төркеме үзенең беренче күпмилләтле БЕЗ дип исемләнгән җыентыгын чыгарды. Анда Идел буе халыкларының 7 телдә башкарылган 8 җыры керде. 2021 елның 1 маенда 8 җырдан торган БЕРГӘ дип исемләнгән икенче альбомнары дөнья күрә. 2024 елның 19 февралендә ДУСТУГАН татар музыкаль альбомының премьерасы була. Анда татарларның төрле этник төркемнәренең 8 җыры тупланды. Гомумән алганда, төркем репертуарында 35тән артык җыр композициясе бар.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое