Быелгы җәйне, елдагыча, зур фестивальләр белән озаттык.
Шуларның берсенә – «Печән базары»на аерым тукталыйк, чөнки быел анда «Идел» дә катнашты – бәйрәм кунакларын интерактив форматта архив саннары белән таныштырды.
Кемнәр катнашты?
1990-1997 елларда журнал битендә басылган язмаларны барладык. Хәер, быел 35 яшьлек туган көнгә әзерләнгәндә архив саннарын укырга туры килгән иде инде. «Печән базары»н оештыручылар безнең чыгышка «Гаилә, мәхәббәт, мөнәсәбәтләр» темасын алырга тәкъдим итте. Иң кызыгы – әлеге темага «Идел»нең беренче саннарында алай күп язмаганнар. Журналда Нәбирә апа Гыйматдинованың төрле өлкә вәкилләре белән интервьюларын һәм редакциягә килгән кызыклы хатларны, әсәрләрне сайладык. Текстларны бер кеше генә укыса, тамашачыны ялыктырыр дип, сәхнә теле белән таныш дусларыбызны чакырдык. Һәм бик дөрес эшләгәнбез: Казан театр училищесы студентлары – Алия Абдрашитова, Алия Гарифуллина, Ринат Низамов; театр училищесын тәмамлаган студентлар – Айрат Шамс, Илзирә Алиакберова; К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының пиар-бүлеге хезмәткәре Гөлназ Гыймадиева ахыргача тамашачыны бер дулкында тотты.
Мондый формат кирәкме?
Интерактив тәмамланганнан соң, безнең янга килеп, мондый форматта эшләүне дәвам итәргә сорадылар, катнашучыларны мактадылар һәм архив саннары белән тагын да кызыксына башлаганнарын белдерделәр. Ә без, эксперимент ярата торган редакция буларак, бу хакта инде уйлана да башладык. Бәлки танышу рубрикасын да башлап җибәрербез, кем белә! Иң мөһиме – укучыларга кызыклы, кирәкле һәм файдалы булсын!
Язманың дәвамы – сентябрь санында.
Фото: Диләрә Галимова
Нет комментариев