Җәннәткә кереп чыгасыгыз килсә, әллә ни ерак барасы юк – Кремль урамындагы Милли музейга бару да җитә.
Билет аласың, ишектән үтәсең һәм пәрдә аша узуга син – «Җәннәт бакчасы» күргәзмәсендә.

Экспозиция дизайнеры – Алиса Гулканян – театр рәссамы. Бәлки шуңадыр ул заманча иммерсив театрны хәтерләтә. Беренче пәрдә аша узгач, тамашачы шартлы рәвештә «җан тәслим кыла».
Пәрдәне узгач, тамашачы Бәрзахка эләгә. Бәрзах – исламда җанның үлем белән ахырзаман арасындагы халәте. Гади тел белән әйткәндә, мөселманча «чистилище». Монда караңгы, су тавышы бар, тәһарәт алу өчен комган белән сөлге тора. Рухи чистарынганнан соң, юлны дәвам итәргә була.
Бәрзахтан соң тамашачы җәннәт бакчасына сәфәр кыла (чөнки музейга акча түләп йөргән кеше болай да чиратсыз җәннәткә керә).
Экспозиция берничә өлештән тора. Бәрзахтан кала кешеләр бакча, мәхәббәт, сәламәтлек, тән һәм җирләү темаларына караган залларга уза ала. Кайсы залны башта карыйсын ул үзе хәл итә. Биредә син экспонатларны карап кына йөрмисең – бераз уйланасың, тышкы мәшәкатьләреңне онытасың. Ахыр чиктә, үзең дә күргәзмәнең бер өлешенә әйләнәсең.
Экспозициянең үзәгендә аска карап «үскән» агач бар – бу күпчелек диннәрдә булган образ. Күргәзмә авторлары фикеренчә, татарлар өчен җәннәт бакчасы җимеше – алма. Шуңа күрә «безнең җәннәттә» алмагач үсә. Гомумән, алма образы бик күп җирдә бар. Аны күреп кенә түгел, тоеп та була – экспозиция өчен алма исле махсус хушбуй да уйлап табылган. Ул кайбер залларда җиңелчә генә сизелә.
«Бакча» залында совет чорындагы мөселман гаиләләре фотолары, Самара өлкәсенең Камышлы авылында яшәүче дәвачы Хәҗәр әби (Миңхәҗәр Кәримова) белән яздырылган аудио әңгәмә бар. Ул имче әби һәм аның тарихы да шактый кызыклы. Бала чагында әбисенең куенында йоклаганда, ул төш күрә, төшендә алма бакчасында йөри һәм каршысына Хозыр Ильяс килеп чыга. Хозыр Ильяс аңа: «Син имче булырсың, гомер буе кешеләрне дәваларсың», – дип юрый. Юрау чынга аша. Күргәзмәдә шул тарихны тыңлап, Хәдҗәр әбинең тавышын ишетергә була.
Күргәзмәнең иң кызыклы ягы – тарихи экспонатлар белән заманча сәнгатьнең бергә яшәве. Борынгы кабер ташлары янында – видеоарт, XIII гасыр рәссамнары белән янәшә – борынгы кулъязмалар. Башта бу бик сәер тоела, барысын бергә бутаганнар кебек хис кала: шушында ук рун язулары да, имченең дәва үләннәре турындагы язмалары да, төрледән-төрле хур кызлары да... Әйтик, «Мәхәббәт» залында XIX гасыр татар хатын-кыз киемнәре белән заманча мөселман модасы янәшә куелган. Бер карасаң – әби сандыгы, икенче карасаң – Pinterest эстетикасы. Кыскасы, монда һәркем үзенә кызыклы булырдай әйбер табар.
Тамашачыларны тыңлап йөргәндә ике төрле фикер ишетелә: бер төркем күргәзмәне бик ошата, икенче төркем – киресенчә.
Әлеге эшне бик зур команда башкарган, күбесенең исемнәре сездә дә таныштыр. Күргәзмә кураторлары: Әлфрид Бостанов, Полина Ёж, Илья Зайцев. Тавыш куючы – Ислам Вәлиев. Экспозиция сентябрь азагына кадәр эшләячәк. Аның үзегез килеп карап, бәяләп китә аласыз. Бары бер киңәш: монда ялгызың гына килү хәерлерәк, чөнки кабергә һәркем ялгыз керә.

Нет комментариев