«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Вакыйгалар

«Без сайлыйбыз, безне сайлыйлар»: Биләрдә «Киләчәк һөнәрләре» беренче республика форумы тәмамланды

Биләрдә «Сәләт» палатка лагеры территориясендә «Киләчәк һөнәрләре» республика яшьләр форумы тәмамланды.

Биш көн дәвамында Татарстаннан һәм Россиянең уннан артык төбәгеннән килгән 600гә якын  чыгарылыш сыйныф укучысы үзләрен яңа һөнәрләрдә сынап карады.  
Форум булачак абитуриентлар, эш бирүчеләр һәм профильле югары уку йортлары өчен аралашу мәйданчыгы булды. Бу фикерне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко ассызыклады:

«Мондый очрашулар — гади белем бирү интенсивы гына түгел, ә безнең сәнәгатьнең киләчәгенә турыдан-туры инвестиция. Бүген сез җитештерү белән якыннанрак таныша алдыгыз. Сезнең алда энергетикадан алып машина төзелешенә кадәр барлык юнәлешләр дә ачык. Якты киләчәкне мөстәкыйль рәвештә төзү өчен уникаль мөмкинлек тудырылды. Һәр һөнәр мөһим. Бүген үз тәҗрибәсе белән уртаклашкан һәр җитәкче үз юлын җитештерүдән башлаган. Әмма исегездә тотыгыз: электр энергиясе — җитештерүнең таянычы. Энергия булмаса, җитештерү туктап калыр иде. Бу мәсьәләдә безгә икеләтә бәхетле: Татарстанда энергия иң сыйфатлы, иң ышанычлы һәм шул ук вакытта дөньяда иң арзаннарның берсе», — дип билгеләде ул.

Биш тармак — үсешнең биш юнәлеше

Белем бирү программасы кысаларында катнашучылар республиканың биш төп үсеш юнәлешен үзләштерде: энергетика, агросәнәгать комплексы, экология, мәгълүмати технологияләр, җитештерү һәм хезмәт күрсәтү. 

Һәр юнәлеш катнашучылар өчен кабатланмас тәҗрибә алу мәйданчыгы булды. Мәсәлән, форум кысаларында катнашучылар һава транспортының экипажы белән очраштылар. Егетләр-кызлар кече авиация очучылары белән аралашты,  белгечләрдән сорауларына җавап алды һәм тәҗрибәле очучыларның һөнәри тәҗрибәсеннән чын хикәяләр ишетте.

Һөнәрләр ярминкәсе: эш бирүчеләр һәм вузлар белән турыдан-туры элемтә

Форум катнашучылары өчен Һөнәрләр ярминкәсе оештырылды. Укучылар Россия кооперация университеты, Казан дәүләт аграр университеты, Казан дәүләт энергетика университеты һәм Алабуга Политехның кабул итү комиссияләре вәкилләре белән аралашты. Шулай ук ПАҖ «СИБУР», «Чистополье» холдингы, «Татэнерго» АҖ, «Татэнергосбыт»АҖ, «Сетевая компания» АҖ, «ТГК-16» АҖ, «СО ЕЭС» РДУ АҖ, Г. Тукай исемендәге Казан аэропорты һәм башка сәнәгать лидерларының эш үзенчәлекләре турында һәм  стажировка программалары турында белеште.

Чара Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең төбәк идарәсе ярдәме белән узды.

Экология һәм кооперация: Калининградтан алып Камчаткага кадәр

Форумның төп темалары экология, сәнәгать җитештерүе һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе булды. Эш программасына гамәли остаханәләр дә өстәлде: Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек хезмәте белгечләре калдыклар белән эш итүгә һәм калдыкларны эшкәртү буенча иң алдынгы технологияләргә багышланган сессия үткәрде. 

Форум «Экология — һәркемнең җаваплылыгында» республика премиясе патронаты астында узды, ул планетабызның киләчәгенә битараф булмаган яшьләрне берләштерде. Форумда конкурс җиңүчеләре һәм призёрлары да катнашты.

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе  җитәкчесе урынбасары Елена Попова чараның әһәмиятен билгеләп үтте:

«Экология — һәркемнең эше! Сез — үз һөнәрегезнең генә түгел, ә бөтен экосистеманың киләчәге турында уйланучы егетләр-кызлар. Без сездә тотрыклы үсешнең булачак лидерларын күрәбез».

Белгечләр ассызыклаганча, экология мәсьәләләре дәүләт программалары белән генә чикләнми,  зур сәнәгать компанияләренең җаваплылыгына да әверелде. Бу сүзләрне «СИБУР» белгечләренең сессиясе раслый. Алар калдыклар белән эшләү стандартларын тәкъдим итте, аннан соң форум катнашучылары  эшкәртелә торган чималдан яңа әйберләр ясады.

Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева командада эшләүнең мөһимлеген ассызыклады.

«Безнең университетта Калининградтан Камчаткага кадәр бөтен дөньядан студентлар укый. Бүген сез монда барыгыз бергә, һәм бу иң мөһиме. Исегездә тотыгыз: көч һәрвакыт кооперациядә, күмәклектә. Мин сезгә практик бирем бирергә телим: бер-берегез белән якынрак танышыгыз һәм уртак проект уйлап табыгыз. Берләшеп эшләгәндә генә зур нәтиҗәләргә ирешеп була», – дип билгеләде ул.

Форумның гамәли секциясе кысаларында катнашучылар «Алабуга Политех» инженерлары җитәкчелегендә дроннар җыю күнекмәләрен үзләштерде. Әлеге лаборатория яшьләрдән техник белемнәрне генә түгел, командада килешеп эшләү, вазифаларны бүлү һәм тиз арада катлаулы мәсьәләләрне чишү сәләтен дә таләп итте.

«Бу форумда сәләтле балалар һәм энергия тупланган! Без «Алабуга»да һәрвакыт бер кагыйдәне искәртәбез: хезмәт базарында яхшы белгеч булу өчен, критик фикерләү, лидерлык һәм  килешә белү сәләтен үстерергә кирәк. Бары тик шул рәвешле генә сез прогресстан калышмаячаксыз», – дип билгеләп үтте «Алабуга Политех» җитәкчесе Эльвира  Фомина.

Энергетика һәм цифрлы технологияләр: үсеш векторы
Энергетика юнәлешенә аерым игътибар бирелде. Белгечләр бу тармак теләсә нинди икътисадның нигезе булуын билгеләде. «Татэнерго» АҖ генераль директоры Раузил Хазиев яшьләрне динамик үсеш ала торган тармакка кушылырга өндәде:

«Белем алудан туктап торырга ярамый! Бераз ялкаулансаң да, читтә калу ихтималы арта. Сезнең янып торган күзләрегезне күргәч, мин Россия энергетикасының киләчәге өчен тыныч. Ул иң ышанычлы кулларда. Эшкә безгә килегез, бу тармакның ишекләре ачык!» — дип билгеләде ул.

Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Габдуллаҗанов форум катнашучыларын энергетика өлкәсендә иң кирәкле һөнәрләр белән таныштырды. Ул шулай ук тармакның тотрыклылыгын да ассызыклады:

«Энергетика — дөньядагы иң яхшы белгечлек. Ул — барлык тереклеккә яктылык, җылылык һәм хәрәкәт бирүче өлкә. Рәхәтләнеп белем алыгыз, ил сезнең белән горурланыр».

Ачык сөйләшү: «галстуклар»сыз диалог

Эшлекле программаны профильле министрлыклар һәм эре оешмалар җитәкчеләре белән Ачык әңгәмә тәмамлады. Спикерлар үзләренең һөнәри юллары тарихы белән уртаклашты. Алар зур җитәкче урыннарга юлның гади эш урыннарынна башлануын исбатлады. Чара Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Табигатьтән файдалануны күзәтү идарәсе җитәкчеләрен, шулай ук алдынгы югары уку йортлары ректорларын һәм төбәкнең эре сәнәгать предприятиеләре башлыкларын берләштерде. Сессия кысаларында белгечләр катнашучылар белән аралашты.

Киләчәккә караш: форум традициягә әверелә

«Киләчәк һөнәре» беренче форумы үзенең төп бурычын уңышлы үтәде — яшьләр потенциалын Татарстан икътисадының ихтыяҗлары белән берләштерде. Бу чара алдагы хезмәттәшлек өчен ышанычлы нигез салды.

Белем бирү инициативасы дәвам итәчәк: тематик треклар һәм остаханәләр ел дәвамында профильле активлыклар циклы кысаларында үсеш алачак. Ә инде киләсе җәйдә форум яңартылган рәвештә әйләнеп кайтачак, индустриаль партнерлар һәм катнашучылар даирәсен киңәйтәчәк.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое