1 июнь көнне Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музеенда «Иҗат туган урын: тулай торак бүлмәләреннән музыка залларына кадәр» дип исемләнгән чара узды.
3 сәгать дәвамында кунакларга музейның яңа мәдәни-агарту программалары тәкъдим ителде.
Бинаның терассасында «Винил атналыгы» фондының ачылу тантанасы узды. Яшь дирижёр Айдар Ниязов С. Сәйдәшев музеенда винил пластинкаларын тыңлау кичәләре 2-6 июнь көннәрендә булуын игълан итте. Кунаклар Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкованың эксклюзив репертуарларын ишетте. Моннан тыш, Әлфия Афзалова язмасында һинд җыры, Солтанәхмәт Габәшинең беренче татар романсы – «Кәккүк» яңгырады.

Музей эчендә шулай ук «Пәрдә күләгәсендә» иммерсив спектакль куелды. Режиссёр Әминә Миндиярова ТАССРның беренче театраль тәнкыйтьчесе Рауза Усманованың тормыш юлын яктырткан чыгыш тәкъдим итте. Төп рольне «Апуш» театраль студиясе шәкерте Улуташ Әмирә уйнады. Тамашаның финал күренеше кунаклар өчен чәй эчү белән тәмамланды.
Кичке чара С. Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее буенча экскурсия белән йомгакланды. Экскурсовод Алсу Хафиз кунакларны татарларның күренекле артистлары Ринат Таҗетдинов, Рауза Хәйретдинова, Марсель Сәлимҗанов, Альфред Сәйдәшев тормышлары белән тыгыз бәйләнгән 13 нче йорт белән таныштырды. Шәхесләрнең язмышын, иҗат юлын яктыркан уникаль экспозицияләр, экспонатлар күрсәтелде.

Айдар Ниязов: «2 июньдә музеебыз кысаларында Илһам Шакировның винил пластинкаларын тыңлыйбыз», дип хәбәр итте. Музей барлык татар мәдәниятенә гашыйк кешеләрне җылы атмосфералы сәнгать кичәсенә чакыра. Керү ирекле, ләкин урыннар саны чикле – алдан теркәлү сорала.

Әдилә Иванова
Нет комментариев