«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Казан Сабан туенда «Идел» журналы яшьләр өчен танышу мәйданчыгы оештыра
Новости
Вакыйгалар

Казан Сабан туенда «Идел» журналы яшьләр өчен танышу мәйданчыгы оештыра

Быел Казан Сабан туенда Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе һәм «Идел – Идель» журналлары редакциясе яшьләр Сабан туе мәйданчыгын оештыра.

Сабан туе шимбә көнне, 20 июньдә, Мирный бистәсендә узачак. Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе һәм «Идел – Идель» журналлары редакциясе Сабан туенда яшьләрне таныштыру йоласын яңарта.

Яшьләр мәйданчыгы программасы заманча аралашу форматларын һәм милли мәдәният элементларын берләштерәчәк. Кунакларны тиз танышу, интерактив зоналар, татар халык уеннары, диджей-сет, гаилә кыйммәтләре турында дискуссияләр көтә. Шулай ук мәйданчыкта татар дизайнерларыннан ярминкә эшләячәк.

«Элек-электән безнең әби-бабайлардан килгән күркәм гореф-гадәтләребез бар. Яшьләр Сабантуйларында, аулак өйләрдә очрашып, бер-берсен танып, кавышып, матур гаиләләр корганнар, тату гомер иткәннәр. Шушы күркәм традицияләрне яңартып, бүгенге яшьләребез дә үз бәхетләрен табып, ныклы һәм матур гаиләләр корсалар иде дигән теләк белән без «Яшьләр Сабан туе» оештырабыз. Бу чараның төп максаты — милли гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклау һәм киләчәк буыннарга җиткерү», - диде Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Алия Заһидуллина. 

Яшьләр Сабан туенда «Тиз танышулар» – төп вакыйгаларның берсе булачак. Яңа дуслар, хәтта тиң ярын табарга теләгән егет-кызлар кыска очрашулар форматында аралашачак һәм алдан әзерләнгән сорауларга җавап бирәчәк.

Шулай ук мәйданчыкта интерактив зоналар эшләячәк. Катнашучылар үзләре турында кыска анкета тутыра, фотога төшеп, аны махсус танышу тактасына урнаштыра алачак. Моннан тыш, кунаклар татар халык уеннары, мисал өчен, «Йөзек салыш», парлы биюләрдә катнашачак.

«Сабантуй хезмәт һәм милли гореф-гадәтләр бәйрәме генә түгел, ә җанлы аралашу урыны да. Безгә бу мохитне кайтару мөһим – яшьләр төрле уеннар, үзара сөйләшү, музыка һәм мәдәният аша таныша алачак. Без «Идел» мәйданчыгының яңа дустанә, иҗади һәм, бәлки, гаилә тарихлары туа торган мәйданчык булуын телибез», – диде «Идел – Идель» журналларының баш мөхәррире Рәмзия Галимова.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, проектның максаты — яшьләргә аралашу өчен уңайлы шартлар тудыру һәм милли традицияләрнең яңа буын өчен актуаль һәм кызыклы була алуын күрсәтү.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое