«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Вакыйгалар

НУР фестивале кысаларында туган сәнгать: VK Fest һәм рәссам Тимур Микулишна уртак арт-объект булдырды

Казанда узган халыкара НУР фестивалендә VK Fest Казан рәссамы Тимур Микулишна белән берлектә арт-перформанс тәкъдим итте.

Өч көн дәвамында – 29, 30 һәм 31 майда – рәссам VK Fest тәкъдим иткән «Спаркс VK» арт-объектының авторлык рәсемен иҗат итте, эш процессын чара кунакларына да күрсәтте.

Әлеге проект фестиваль мәйданчыкларыннан тыш, VK Fest иҗади программасының бер өлешенә әйләнде һәм брендның җирле сәнгать бергәлекләре белән әңгәмәсенең дәвамы булды.

Алай гына да түгел, VK Fest арт-объекты НУР фестиваленең шәһәр мохитенең бер өлешенә әверелде. Майның яңгырлы, кояшлы, хәтта җилле булуы рәссамның эшенә комачауламады, киресенчә, перформансны табигый итте һәм тәэсирен арттырды. Эш барышында рәссамга тулысынча иҗади ирек бирелде, Тимур Микулишна VK маскотының визуаль образын үзенең каләме аша күрсәтте.

Саннардан, символлардан һәм геометрик формалардан торган орнамент технологияләр дөньясына, цифрлы мәдәнияткә һәм заманча аралашу ысулларына – VK Fest визуаль тирәлегендә чагылыш таба торган темаларга сылтама ясады.

«Мин дисциплинаара рәссам һәм ешрак яссы өслекләр белән эшлим, шуңа күрә минем өчен мондый масштабтагы һәм формадагы объект белән эшләү аеруча кызыклы булды. Бу бөтенләй башка тәҗрибә, аңа башка сәнгати караш белән карарга кирәк. Катлаулы һава шартларына карамастан, барысы да килеп чыкты, коллаборация тагын да җанлы һәм истә калырлык булды», – диде Тимур Микулишна.

VK Fest һәм Тимур Микулишнаның уртак проекты VKның иҗади экспериментларга һәм җирле рәссамнарга ярдәм итүенә ачык мисал булды. Шулай ук цифрлы символларның заманча сәнгатьтә яңа гәүдәләнеш таба алуын да күрсәтте.

Дмитрий Чирков фотолары

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое