«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Вакыйгалар

Сәяхәтнамә: билгесез ташлар

Төркиягә барып кайттым әле мин. Гадәттә, бу сүзләрдән соң диңгез, кунакханә, пальмалар күз алдына килә.

Әмма бу юлы Төркия минем өчен бөтенләй башкача ачылды. Ул – борынгы һәм әле дә аңлашылып бетмәгән цивилизацияләр җире, пәйгамбәрләр эзе сакланган урын, бөек империяләр вак ташларга әверелгән җир. Бу сәяхәтемне мин Төркиянең көньяк-көнчыгышында урнашкан Шанлыурфа төбәгенә – борынгы Месопотамия чигенә кылдым.

БИЛГЕСЕЗ ТАШТАН БАШЛАНГАН ТАРИХ

Әмма иң элек анда ничек килеп эләгүемне сөйлим әле. Бар да 1993 елдан башлана. Төркиянең көньяккөнчыгышында, төзелеш барышында, ике метрга якын биеклектәге кеше сыны табыла. Әлеге сын гаурәтләрен куллары белән каплап тора. Сынны эшчеләрнең берсе музейга илтә. Башта бу табылдыкка игътибар итмиләр – аны хәтта шаяру дип кабул итүчеләр дә була. Әмма еллар узгач, охшаш таш сыннар күбәя башлый.

Галимнәр моның очраклы түгеллеген аңлап, казу эшләрен башлап җибәрә. Археологлар бер авыл тирәсендәге җирне өйрәнергә булалар. Бу авыл янында берничә калкулык бар. Халык аларның ташларын йорт-кура ихтыяҗлары өчен куллана, маллар көтә. Галимнәр бу калкулыкларның табигый булмавына игътибар итә. Җир һәм туфрак астыннан борынгы ташларны табып, алар дөньядагы иң борынгы гыйбадәтханә комплексын ача. Бу комплекс Стоунхендж, Мисыр пирамидалары һәм хәтта Шумер цивилизациясеннән дә 6 мең елга борынгырак булып чыга. Табигый ки, монда нинди халыклар яшәгәнен, ничек көн күргәнен, нинди телдә сөйләшкәнен якынча да чамалап булмый. Әлеге урыннарны өйрәнү бүгенге көндә дә дәвам итә.

Төркия дәүләте бу җирне яңа туризм юнәлеше дип күрә, шуңа күрә төрле иҗатчыларны – рәссамнарны, музыкантларны – изге Месопотамия җирләренә җыя. Шулай итеп, март азагында Шанлыурфа шәһәрендә Бөтендөнья рәсем күргәзмәсе узды. Анда Татарстаннан, Башкортстаннан, Россиянең башка төбәкләреннән катнашучылар да булды. Мин исә бу сәфәргә рәссам хатыны буларак, иремә ияреп бардым.

ОЧЫШ ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТӘЭСИРЛӘР

Без Истанбулдан туры Шанлыурфага очтык. Очыш гадәттә сәгать ярым булырга тиеш, әмма бу юлы без һавада өч сәгатькә якын әйләндек. Томан аркасында безнең самолёт бик озак һавада әйләнеп йөрде, без җиргә шактый экстремаль рәвештә утырдык. Сүз уңаеннан, бу көнне әлеге аэропортка утыручы башка самолётлар булмаган. 

Шәһәр шактый зур булып чыкты. Анда 2 миллионнан артык кеше яши. Төрекләрдән кала, гарәпләр һәм көрдләр дә күп. Шәһәрнең иске өлешендә урамнарның киңлеге метр ярым гына. Шундый тыкрыклардан машина да уза алмый.

Шәһәр Сүрия чигендә урнашканлыктан, монда качаклар, фәкыйрьләр, теләнчеләр күп. Шуңа күрә төнлә бу тар, караңгы тыкрыклардан йөрү бераз шүрләтә. Шәһәрне «Шанлы» түгел, ә «Шомлы» дип тә атарга булыр иде. Мәсәлән, безне берничә урында туктатып, «сәдака» каерып алдылар. Андый кешеләр төрекләр дә, көрдләр дә түгел кебек иде. Әмма көндез шәһәр бөтенләй икенче төс ала. Аеруча тарихи үзәктә тормыш кайный: базарлар, кешеләр, тавышлар. Туристлар аз, күбрәк төрекләр үзләре килә – чөнки бу урын алар өчен изге.

ПӘЙГАМБӘРЛӘР ЭЗЕ

Шанлыурфа Ибраһим пәйгамбәр белән бәйле шәһәр санала. Риваятьләргә караганда, ул нәкъ менә монда туган. Шәһәр үзәгендә урнашкан Балыклы күл – шул риваятьләрнең иң мәшһүре. Әкият буенча, пәйгамбәрләрне утка ташларга теләгәннәр, әмма ут – суга, ә күмерләр балыкка әверелгән.

Шуңа бу күлдә йөзгән балыклар изге дип санала. Монда тарих катламнары бер-берсенә тоташа: Рим чорыннан калган кыя каберләре, янәшәдәге мөселман зиратлары – барысы да бер урында, берсе артыннан икенчесе тезелеп тора.

ХАРРАН: ВАКЫТ ТУКТАП КАЛГАН ҖИР

Шәһәрдән читкә китсәң (безне алып бардылар) авыллар башлана. Далада, кырларда бик күп мал-туар – сарык, кәҗә, ишәкләр йөри. Чабаннары да «колоритный» күренә – башларына арафатка урап, битләрен шул яулыкның бер кырые белән каплап, озын итәк кебек чалбардан йөриләр. Кулларында чыбыркы яки таяк. Алар зуррак ташларга утырып, биеклектән безне күзәтә, фотога төшерә башласаң, кул болгый. 

Безне Харран дип аталган авылга алып бардылар. Харран – бик борынгы урын. Кайбер чыганакларда Ибраһим пәйгамбәр дә бу җирләр аша үткән дип әйтелә. Монда борынгы заманда ай культы булган, соңрак ислам мәдәнияте үсеш алган. Урта гасырларда Харран фән һәм белем үзәге дә булып торган. Бу җирләрдә иң борынгы ислам университеты калдыклары бар. 

Харранда йортлар балчыктан һәм таштан төзелгән «умарта»га охшаган. Алар конус формасында, очлы түбәле. Кайберләрендә кешеләр һаман да яши. Кайбер йортлар махсус музейга әверелгән.

Без экскурсия үткәндә, бер машина туктады, аннан 2–3 төрек егете чыкты. Музей гиды белән сөйләшүләреннән белдем: гид аларга кат-кат башка авылларга бармаска, анда ялгыз йөрмәскә кушты. Сөйләшүеннән аңлашылганча, мондагы халык үзләренә булган игътибарга артык шат түгел. Алар балчык йортларда яшәп, урамдагы зур ләүкәләрдә йоклап, үзләренчә гомер итәләр.

ГӨБЕКЛИ-ТЕПЕ: АҢЛАШЫЛМАГАН ЦИВИЛИЗАЦИЯ

Сәяхәтебезнең төп максаты – Гөбекли-Тепе. Тау эчендәге гаять зур, катлаулы корылма. Биеклеге берничә метр булган Т-сыман колонналар түгәрәк итеп урнаштырылган. Аларга хайваннар, кошлар, бөҗәкләр һәм кеше сурәтләре уеп ясалган. Иң гаҗәбе – бу корылмалар без белгән барлык цивилизацияләрдән дә борынгырак. Ул чорда кешеләр әле игенчелек белән дә шөгыльләнмәгән дип санала. Әмма нигәдер алар мондый катлаулы гыйбадәтханәләр төзегән. Кемнәр? Нигә? Ничек? Бу сорауларга җавап юк. Тагын да серлерәк нәрсә – бу урыннарны кешеләр үзләре күмеп калдырган. Ни өчен – билгесез. Бу ташлар янында басып торганда, кешелек тарихы турында белгәннәрең бик кечкенә генә өлеш икәнен аңлыйсың. Калганы – әле ачылмаган сер.

СӘНГАТЬ ҺӘМ КИЛӘЧӘК

Безнең сәяхәт тагын бер вакыйга белән бәйле иде – Шанлыурфада узган халыкара күргәзмә. Аны Төркиядә яшәүче татар кызы Айгөл Окутан оештырган. Төрле илләрдән килгән рәссамнар бу борынгы җирләрдә илһам тапкан. Алда әлеге күргәзмә Төркиянең башка шәһәрләрендә дә күрсәтеләчәк. Әгәр туризм алга китеп, өлкә өчен акча табып булса, фәнни һәм археологик эзләнүләр дәвам итәчәк. 

Чөнки бүгенге көндә Гөбекли-Тепенең бик аз өлеше генә өйрәнелгән. Димәк, иң зур ачышлар әле алда.

КОМ БУРАНЫ ҺӘМ БҮГЕНГЕ КӨН

Кире кайтышлый күк йөзе томан белән капланды. Башта томан кебек тоелды, әмма соңрак аның ком бураны икәнен әйттеләр – ул Сүрия ягыннан килә иде. Вак ком бөртекләре хәтта телефон экранына да куна. Шул мизгелдә чабаннарның ни өчен битләрен каплап йөрүе дә аңлашылды.

ЙОМГАК

Без тарихны беләбез дип уйлыйбыз. Мәктәп дәреслекләре, даталар, цивилизацияләр – барысы да тәртипкә салынган кебек. Әмма җир астында без әле аңламаган дөнья ята. Бәлки, нәкъ менә шушы «билгесез ташлар» кешелекнең чын тарихын яңадан язарга мәҗбүр итәр.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое