20 июньдә Казанның Тынычлык бистәсендә узган Сабантуйда Казан Мэриясенең мәдәният идарәсе һәм «Идел — Идель» журналлары тарафыннан яшьләр өчен танышу һәм аралашу мәйданчыгы эшләде.
Татар халык уеннары, биюләр, дискуссияләр белән үрелеп барган бәйрәмнең иң төп чараларының берсе — «Тиз танышу» һәм «Кил, таныш!» интерактивы булды.
Үзләренә дус яки пар табарга теләгән 100 ләп егет-кыз кыска очрашу форматында аралашты һәм алдан әзерләнгән сорауларга җавап бирде. Шулай ук алар үзләре турында кыска анкеталар тутырды, фотога төште һәм аларны махсус танышу тактасына урнаштырды. Иң кызыгы — әлеге формат урта, өлкән яшьтәгеләрне дә кызыксындырды.

Мәйданчык программасы аралашуның заманча форматларын һәм милли мәдәният элементларын берләштерде. Кунаклар татар халык уеннарында катнашты, фотозона янында аралашты, шулай ук мәйданда татар дизайнерлары ярминкәсе эшләде, танышу, гаилә, яшьләр тормышы, танышулар турында дискуссияләр узды.

«Мондый танышу мәйданчыкларын без башта Татарстанда яшәүче халыкларның традицион бәйрәмнәрендә үткәрдек. Танышу аланы беренче тапкыр Мамадыш районында ЗАГС тарафыннан «Питрау» бәйрәмендә булды. Ул вакытта без яшьләрнең нәкъ менә тере аралашуга тартылуын күрдек. Июнь аенда Казанда узган VK Fest әлеге проектның дәвамы булды, анда танышулар берьюлы берничә мәйданчыкта – Сабантуй зонасында, «Работа в России» зонасында һәм хәтта ГТО чатырында узды. Һәм, әлбәттә, Казан Сабан туенда шундый танышу зонасы барлыкка килү актуаль. Бу идеяне яшьләрнең хуплап алуы, аларның үзара аралашуын күрү зур бәхет! Без бу эшне дәвам итәрбез дип ышанам. Татарстанга килегез, танышыгыз һәм чын тере аралашудан ләззәтләнегез. Татарстан – танышу һәм аралашу территориясе!» - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Оештыручылар ассызыклаганча, мәйданчык тере аралашу өчен уңайлы урын буларак булдырылган.
«Безнең бабайлар заманыннан ук барлыкка килгән искиткеч гореф-гадәтләребез һәм традицияләребез бар. Яшьләр элек Сабантуйларда очрашкан, танышкан, бер — берсен тапканнар, нык гаиләләр корганнар», - дип билгеләп үтте Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Алия Заһидуллина. – Әлеге искиткеч традицияләрне торгызып, без хәзерге яшьләрнең дә шулай ышанычлы, матур гаиләләр булдыруларын һәм тамырлары белән элемтәләрне саклавын теләдек».

«Безнең яшьләрдә гади аралашу форматларына карата зур кызыксыну бар, алар өчен менә шундый офлайн форматта танышу, аралашу мөһим. Безнең бурыч – милли традицияләрнең яңа буын өчен актуаль булуын күрсәтү һәм танышуны уен, үзара сөйләшү, музыка, мәдәният аша мөмкин икәнен дә исбатлау иде», – диде «Идел – Идель» журналларының баш мөхәррире Рәмзия Галимова.

Исегезгә төшерәбез, Яшьләр Сабан туе – Казанда VK Fest фестивалендә оештырылган һәм 10 мең кешене җыйган Сабантуй мәйданчыгының дәвамы булды. ИДЕЛ татар сәхнәсендә Beku, Ilgiz & Malsi Music, Дышать, Defne, GAUGA, Хижина Музыканта, Марат Яруллин һәм Dj Сөләйман чыгыш ясады. Анда Казан Мэриясе чын Сабантуй үткәрде: кунаклар капчык киеп сикерде, күзләрен бәйләп чүлмәк ваттылар. Ә иң дулкынландыргыч мизгел – татар сәхнәсендә бер парның язылышуы булды. «ВКонтакте» да танышкан Елизавета Хикмәтуллина һәм Зөлфәт Низамбиев никахларын иң масштаблы яшьләр фестивальләренең берсендә – VK Fest та теркәде. Казан Сабан туенда алар белән Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов та аралашты.
Нет комментариев