7 июньдә «Казан» Гаилә үзәге территориясендә Россиянең иң зур күпформатлы фестивальләренең берсе — VK Fest узды.
Фестивальнең иң кызыклы мәйданчыкларының берсе – янәдән «ИДЕЛЬ — ИДЕЛ» журналлары редакцияләре оештырган татар сәхнәсе иде.
Быел әлеге мәйданчык татар музыка традицияләрен төрле юнәлешләрдә үстерүче артистларны берләштерде. Тамашачыларга яңа татар эстрадасы, этно-поп, альтернатив рок, хип-хоп, электрон музыка һәм татар дискотекасы тәкъдим ителде. Сәхнәдә Beku, Ilgiz һәм Malsi Music, «Дышать», Defne, GAUGA, «Хижина Музыканта», Марат Яруллин һәм DJ Сөләйман чыгыш ясады.
Һәр башкаручы татар телендә үз иҗатын тәкъдим итте. Beku заманча ремейклар белән үрелгән яңа татар эстрадасын тәкъдим итсә, Ilgiz һәм Malsi Music милли төсмерле актуаль электрон яңгырашны күрсәтте. «Дышать» иҗатында инди-поп, хип-хоп һәм этник мотивлар берләштерсә, Defne тыңлаучыларны заманча этно-поп мохитенә алып керде.
Рок юнәлешен татар телендә альтернатив рок, брит-поп һәм блюз-рок башкаручы GAUGA төркеме тәкъдим итте. «Хижина Музыканта» заманча татар эстрадасының һәм авторлык җырының күренекле вәкилләренең берсе буларак чыгыш ясады. Марат Яруллин инде күптән татар эстрадасының аерылгысыз өлешенә әверелгән хитларын башкарды. Программаның финал өлешендә DJ Сөләйман татар милли мотивларын заманча бию ритмнары белән кушып, зур татар дискотекасы ясады.
Көн дәвамында татар сәхнәсе төрле яшьтәге тамашачыларны җыйды. Кунаклар артистларга кушылып җырлады, биеде һәм музыкаль мохитнең бер өлешенә әверелде. Мәйданчыкта җылы һәм ачык атмосфера хөкем сөрде.
Көннең иң истәлекле вакыйгаларының берсе Елизавета Хикмәтуллина белән Зөлфәт Низамбеевның нәкъ менә татар сәхнәсендә узган туе булды. Аларның мәхәббәт тарихы «ВКонтакте» социаль челтәрендә башланган. Беренче аралашудан ук яшьләр бер-берсе өчен яратылганнарын аңлаган. Аларны сәяхәтләргә мәхәббәт, актив тормыш рәвеше һәм мотоцикллар берләштерә. Яшь гаиләне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тәбрикләде.
— Безнең өчен VK Fest фестивалендәге татар сәхнәсенең концерт мәйданчыгы гына түгел, ә музыка, тел, гореф-гадәтләр һәм кешеләр тарихлары яңгырый торган тере мәдәни киңлек булуы мөһим иде. Быел татар мәдәниятенең зур яшьләр фестивале форматында да үзен иркен һәм ышанычлы була алуын күрдек. Ул артистларны, тамашачыларны һәм кунакларны берләштерде һәм хәтта гаилә бәйрәменә дә әверелде. Сәхнәдә узган туй аеруча символик мизгел. Ул мәдәниятнең җырларда һәм йолаларда гына түгел, ә кешеләр тарихында, мәхәббәттә, гаиләдә дә яшәвен күрсәтте, — дип билгеләп үтте «ИДЕЛЬ — ИДЕЛ» журналларының баш мөхәррире Рәмзия Галимова.
«ИДЕЛЬ — ИДЕЛ» журналлары редакцияләре инде икенче ел рәттән VK Fest фестивалендә татар сәхнәсен оештыра. Узган елгы тәҗрибәне дәвам итеп, команда милли мәдәниятне заманча шәһәр мохитенең тере, ачык һәм яшьләргә якын бер өлеше итеп тәкъдим итте.
Defne: «Бүген бик күп кешеләрнең үз мәдәнияте белән кызыксынуын күрү миндә зур горурлык хисе уята. Ул үсә, яңа жанрлар, образлар һәм мотивлар барлыкка килә. Бу процессның бер өлеше булу һәм, бәлки, әлеге сәнгатьнең үсешенә өлеш кертү минем өчен бик кадерле. Мине һәрвакыт янымдагы кешеләр илһамландыра. Һәр кешедә мин үзенә күрә бер якты энергия күрәм. Нәкъ менә шул хисләр турында җырлар язасы, алар белән уртаклашасы килә.»
«Дышать»: «Минем беренче социаль челтәрем «ВКонтакте» булды. Мин анда аралашу һәм яңа дуслар табу өчен керә идем. Хәзер VK инде икенче тапкыр Казанда фестиваль үткәрә, һәм мин монда чыгыш ясарга бик хыялланган идем. Бүген исә бу сәхнәдә артист буларак басып тору аеруча күңелле.»
Раил Арсланов: «Без монда инде икенче ел катнашабыз һәм быел да барысы да бик яхшы узды. Оештыру югары дәрәҗәдә. Чыгышыма кадәр мәйданчыкларны күреп чыгарга өлгердем. Кешеләр концерт карый, ял итә, ашый, уйный һәм яңадан артистлар чыгышын карарга килә. Бу Россия күләмендәге Сабантуйны хәтерләтә.»
Марат Яруллин: «Раил сүзләренә кушылам. Казанда мондый зур һәм сыйфатлы чаралар узуы бик сөендерә. Монда чын энергия, күтәренке кәеф һәм көчле атмосфера хөкем сөрә. Казан үсә. Бу фестивальдә чыгыш ясау мөмкинлеге өчен VK командасына зур рәхмәт.»
Татар сәхнәсе тагын бер кат татар теле, музыкасы һәм милли традицияләрнең төрле жанрларда һәм форматларда яңгырый алуын раслады. «ИДЕЛ» татар сәхнәсе яшь артистларны, танылган башкаручыларны, тамашачыларны һәм фестиваль кунакларын берләштергән мәйданчыкка әверелде. Биредә татар музыкасы заманча һәм көчле яңгырады.
Нет комментариев