Талантлы яшьләребез күп тә инде республикабызда!
Сине шуларның берсе белән таныштырасы килә. Язгөл Минһаҗева – Талантлар Университеты оештырган «Большие вызовы», «Сириус. Лето» проектлары һәм күпсанлы фәнни конференцияләр катнашучысы, экология өчен янып йөрүче кыз. Быелгы «Мисс Татарстан» бәйгесе финалисты да әле ул.
«ДУСТЫМ ЧАКЫРГАНГА КЫЗЫГЫП БАРДЫМ»
Мин балачактан ук кешеләр өчен файдалы һәм кызыклы шәхес булырга теләдем. Хәзер менә әкренләп шул хыялыма таба барам – үземне кызыксындырган өлкәдә үсәм, яңа яктан сыныйм, яңа танышулар булдырам. Талантлар Университетына килеп эләгүем дә очраклы булмаган икәнлеген аңлыйм хәзер. Дустым чакырганга кызыгып кына барып караган идем башта. Ахыр чиктә бирегә килеп мин бик оттым.
Мине иң кызыксындырган һәм борчыган темаларның берсе – экология. Инде 7 нче сыйныфта укыган чакларда ук экология буенча проектлар яклый, конференцияләрдә катнаша башладым. Ә Талантлар университетына килеп эләккәч, миңа үз проектларымны лаборатория кысаларында өйрәнү мөмкинлеге ачылды. Бу, әлбәттә, проектлар яклаганда бик нык ярдәм итә. Шулай ук биредә республикабызның экологиясе турында күп нәрсә белдем, башка илләр тәҗрибәсен өйрәндем.
«МИН КАГЫЛГАН ТЕМАДА ПРЕЗЕНТАЦИЯ БЕЛӘН ГЕНӘ ЧИКЛӘНЕП БУЛМЫЙ»
Күп проектларның бер проблемасы бар – алар презентация этабында туктап кала. Бу мине борчый, чөнки мин кагылган темада презентация белән генә чикләнеп булмый, ярамый да. Шуңа төрле бәйге, конференцияләрдә актив катнашырга, калдырмаска тырышам. Өстәвенә, экология темасын тирәнрәк өйрәнгән саен, әйтер фикерләр дә арта. Дөньядагы экологик ситуациянең бер урында тормавын да истән чыгармау мөһим. Шуңа темадан азга гына да читкә китәргә ярамый, гел өйрәнеп торырга кирәк.
Мин үзем, мәсәлән, компостлаштыруны өйрәнәм (органик чимал таркалу процессын тизләтү технологиясе). Чүпне аерып җыю һәм компостлаштыру юнәлешендә билгеле бер нәтиҗәләргә ирешкән, үрнәк итеп куярдай илләр бар. Мисал өчен, Бельгия, Германия, Япония, Швеция, Дания һәм башкалар. Калдыкларны эшкәртү, компостлаштыру системасыннан тыш, анда штрафлар да каралган. Бу да мөһим.
«ТАТАРСТАННЫ МАКТЫЙСЫ КИЛӘ»
Кызганыч, әмма Россиядә кешеләр чүпне аерырга ияләнмәгән. Бу проблема көннән-көн актуальрәк була бара, һәм аны һәр төр чүп өчен аерым савытлар кую белән генә хәл итеп булмый. Иң беренче чиратта, махсус чүп ташый торган транспорт булырга тиеш, чөнки еш кына аерып җыелган калдыкларны да бергә өеп алып китү гадәте бар.
Табигатьне саклау мәсьәләсенә күбрәк кешенең игътибарын җәлеп итү өчен, нәрсәләр эшләп була соң? Минемчә, бу процесс җиңелчә, интерактив форматта барырга тиеш. Кызыксынуны ярышлар, уеннар ярдәмендә арттырып була сыман.
Ә экология мәсьәләсендә Татарстанны мактыйсы килә. Бездә шактый күп икенчел чимал кабул итү пунктлары бар. Өстәвенә Казан – калдыклар белән тулы цикллы эш алып бара башлаган Россиядәге беренче шәһәр.
Сүз уңаеннан, миңа БРИКСта модель буларак катнашу бәхете тәтеде. Казаныбызга килгән зур кунакларны чәкчәк белән каршылау мәңге истә калырлык вакыйга булды
«ТЕМАМНЫ ЧЫН-ЧЫНЛАП «ЯКЛАДЫМ»
Күптән түгел үземне «Большие вызовы» бәйгесендә сынап карарга булдым. Бу бәйге төрле фәнни юнәлешләр белән танышырга һәм үз проектыңны якларга мөмкинлек бирә. Барлыгы 14 юнәлеше бар аның. Сайлап алу этабын үткәннәр үз проектларын комиссия каршында яклый. «Большие вызовы» бәйгесендә «ЭМ-препаратлар ярдәмендә сәнәгать масштабларында компостлаштыру» исемле проект якладым.
Чүпне полигоннарда саклау – утилизациянең экологик яктан зыянлы ысулы. Әлеге проект шактый вакыт һәм көч таләп итте. Башта мин өй шартларында компост ясадым, соңыннан Талантлар Университеты лабораториясендә әлеге компостның анализын эшләдем. Проектны яклау – үзе бер вакыйга. Жюри сорауларны яудырды гына миңа, аларга үз фикеремне яхшылап аңлатыр өчен бик тырышырга туры килде. Темамны чын-чынлап «якладым».
«КАСТИНГНЫҢ НИЧЕК УЗУЫН ГЫНА КҮРӘСЕМ КИЛГӘН ИДЕ»
«Җитешмәгән җирең юк», – диләр миңа. Барысына да өлгерәсе килә шул, бер әйбердән дә читтә каласы килми – холкым шундый. Шул кызыксынучанлыгым белән «Мисс Татарстана» бәйгесенә килеп эләктем. Быелгы бәйгенең темасы «Инновацион технологияләр» иде. Без чын матурлыкны роботлар һәм башка инновацияләр белән генә алыштырып булмавын күрсәттек. Минем иң беренче чиратта кастингның ничек узуын гына күрәсем килгән иде, финалга эләгү уе башыма кереп тә карамады. Менә ничек килеп чыкты бит! Кастинг карарга дип килгән җирдән финалга ук үттем. Бу бәйге үз чиратында миңа халыкара проектларда катнашып карарга этәргеч булды, үземне сәхнәдә иркенрәк һәм тынычрак тотарга өйрәндем.
«ФАЙДАЛЫ БУЛАСЫМ КИЛӘ»
Киләчәктә үземне эколог итеп күрәм. Белемнәремне арттырасым, республикам өчен файдалы кеше буласым килә. Чит илдә модель булып эшләп карау теләге дә бар.
«ҮЗЛӘРЕ БЕЛӘН КӨНДӘЛЕК ТОРМЫШКА АЛЫП КИТӘ ТОРГАН СОЦИАЛЬ КАПИТАЛ БУ»
Аделя Әхмәтова, Талантлар Университетының башкарма директоры:
Мин бүгенге көн яшьләрен шундый яратам һәм хөрмәт итәм. Иң беренче чиратта, аларның белемгә, гел яңа мәгълүматка омтылулары өчен. Төп максатыбыз – аларга үз кызыксынуларын табарга һәм шул юнәлештә үсәргә ярдәм итү. Мин бездәге егет-кызларның дөньяга ачык булуларына, ихласлыгына һәм гаделлегенә сокланам. Нәрсәнедер ошый я ошамый дип кистереп әйтә беләләр. Яңалыкны да бик тиз отып ала һәм көндәлек тормышларына кертеп җибәрә алар. Талантлар Университетында минем өчен иң кадерле әйбер – проектлар. Сменалар барышында егет-кызлар үзләрен лидер буларак күрсәтергә, фикерләрен якларга, ситуациягә төрле яктан карарга өйрәнә. Үзләре белән көндәлек тормышка алып китә торган социаль капитал бу. Безнең өчен ниндидер проект – укучының укытучыга карап нидер кабатлап эшләве генә түгел. Егет-кызлар үзләре ниндидер гипотеза тәкъдим итә, аны өйрәнә, чишелеш юлларын эзли. Язгөл дә шушы юлны үтүче кызыбыз. Яшь буынның бер чибәр, талантлы шәхесе ул. Без талантлы яшьләребез белән бик горурланабыз. Аларның безгә бүлеп биргән вакыт, игътибарлары – әйтеп бетергесез кадерле.
Автор: Гүзәлә, Лиана Габбасова
фото: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев