«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Нурминский: «Мин кайттым...»
Новости
Әңгәмә

Нурминский: «Мин кайттым...»

Альберт Шәрәфетдинов – Нурминский тәхәллүсе белән иҗат итүче танылган рэпер.

Иҗаты шактый специфик, җырлары һәм клиплары машиналар, урам егетләре эстетикасы белән сугарылган. Текст һәм яңгыраш үзенчәлекләренә карамастан, Нурминскийны бүгенге көндә бөтен Россия буйлап миллионлаган кеше тыңлый.

«Ничек шулай килеп чыккандыр, гаиләдә иҗатка бәйле кешеләр юк та иде. Әтием – эшмәкәр, әнием табиб булып эшләде. Әмма артист булып китүем очраклы түгелдер. Җырламаган булсам, бәлки, районда бизнес белән шөгыльләнер идем. Әти миңа: «Син генерал буласың», – дия иде. Ул минем Суворов училищесына баруымны теләде. Тормыш башкача китте. Әти безгә – абыйларыма һәм миңа үзенең бизнесын калдырып китте (Альбертның әтисе яшьли вафат була – автор). Бүген мин рәсми рәвештә шунда эштә саналам. Ничек шулай килеп чыгуына һаман гаҗәпләнәм».

КАЗАН-НОРМА АРАСЫ

Альберт Балтач районының Норма авылында туган. Аның тәхәллүсе дә туган җире атамасыннан алынган. Киемендә, аксессуарларында иң еш очрый торган сан – 105. Ул Нормадан Казанга хәтле чакрымнар саны икән. Артистның бала һәм үсмер чагы шунда уза. Өйләрендә интернет барлыкка килгәч, 90 елларда модага кергән көнбатыш рэп артистларын тыңлый башлый һәм алар белән илһамлана.

«Чит ил артистлары зур киемнәр киеп йөри бит әле бит – мин абыйдан калган киемнәрне кия идем, көзге каршына басып чит ил музыкантларын кабатларга яраттым. Беренче җырларны 13 яшьтә язып карадым. Тавышны компьютерда гади диктофонга яздырганым истә. Бер минут кына яздыра торган ниндидер программа бар иде, шунда басып, текстны укып өлгерергә тырышып, килеп чыккан аудиоязманы ничек бар, шулай гына интернетка куя идем. Ул вакытта музыка төзелеше, аранжировка турында берни белмим. Аннан кайбер әйберләрне интернеттан карап, кайберләрен таныш егетләр аша өйрәндем. Бервакыт яздырган җырларны урамдагы егетләр тыңлый башлады. Бераздан мине авылда, аннан районда да белә башладылар».

«ЕГЕТЛӘРНЕҢ НӘРСӘ БЕЛӘН ЯШӘВЕН СӨЙЛӘП БИРДЕМ»

«Районнан Казанга күчеп киткән таныш егетләрем клубта диджей булып эшли иде. Шундый клубларның берсендә яңа иҗат итә башлаучылар өчен «Прояви себя» дигән кичәләр уза иде. Кыскасы, клубта җырлап карау, чыгыш ясау мөмкинлеге барлыкка килде. Без 8-9 авыл егете үзебезне сынап карарга булдык, бер-бер артлы үз җырларыбыз белән чыгыш ясадык. Мин сәхнәгә чыккач, кешеләр минем сүзләрне кушылып кычкырып җырлый башлады. Ул вакытта жюри әгъзалары да, үзем дә шаккаттык, бу чыгышым «чиста кайф» иде. Минемчә, нәкъ менә минем җырларның популярлашып китүе сәбәбе –үзенчәлекле темадыр. Халык мәхәббәттән, каеннардан, сары сандугачлардан арган инде. Мин килдем дә, гади тормыш, малайлар, авылларда, районнарда егетләрнең нәрсә белән яшәве турында сөйләп бирдем. Бу чыгыштан соң мине клубларда чыгыш ясарга чакыра башладылар».

«КОВИД БАШЛАНМАГАН БУЛСА, АЛМАНИЯГӘ ДӘ БАРАСЫ ИДЕК»

«Башта мин бары тик татар телендә генә яздым. Урамда, дуслар белән без гел татарча сөйләшеп үстек. Ә өйдә әни белән русча сөйләштем, чөнки әнием рус милләтеннән. Татарча иҗат итә идем, әмма һәрвакыт русча җыр язып карыйсы килде. Рус телендәге иң беренче җыр – 2017 елда язылган «Мент на меня газует». Ул тиз арада әкәмәт популяр булып китте, бүгенгә хәтле мине «ашата» дип әйтергә була. Аннан мин русча иҗатка күчтем, чөнки аны перспективалырак итеп күрдем».

«Мәскәүгә баргач, төрле лейблларга барып карадым. Безгә карата артык кызыксыну булмады. Берсендә: «Артист одного хита», – дип борып җибәрделәр. Икенче көнне, без «Джип» дигән җыр чыгардык. Ул кисәк популяр булып китте. Минем белән эшләүче Марат шул мәлне миңа әйтә: «Телефон ярыла, кичә борып җибәрүчеләр кире чакыралар», – ди. Аннан өченче, дүртенче җырлар да шулай ук яхшы тыңланылды. Барысын үзебез эшләдек. «Ауф» дигән җыр ВКонтакте музыка рейтингында икенче урынга чыкты. 2019 да бик нык кына күтәрелеп киттек. Минем җырлар «бөтен чәйнекләрдән» яңгырый башлады. Татарстан, Россия буйлап һәм хәтта чит илләрдә – Литва, Эстониядә булып кайттык. Әле 2020 елда ковид башланмаган булса, Алманиягә дә барасы идек».

ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ТАВЫШ

Нурминскийны күпләр бераз карлыккан, истә кала торган сәхнә тавышы буенча таный. Ул гади тормышта сөйләшкәндә икенче төрлерәк, тынычрак итеп, җәелебрәк сөйләшә. Ә сәхнәдә чыгыш ясаганда тавышын махсус бераз үзгәртә икән.

«Башта шулай җырлавымны кабул итмәүчеләр, «Кыланасың, алай кем дә җырлый ала», – диючеләр дә булды. Мин андыйларга: «Җырлагыз, мин әле сезгә ярдәм итәргә дә риза», – дия идем. Гомумән, үземнең сәхнә тавышым миңа ошый. Кайчак, концертларда тавыш аппаратурасы яхшы куелган булса, үз тавышымнан каз тәннәре чыга. Бу тавышны мин очраклы гына таптым. Бер елны 31 декабрь көнне танышым вафат булды. Без ул араларда «105 км» җырын яздырып йөри идек. Хәбәрне белгәч, тавышым әллә ничек сагышлы, җан авазы кебек чыкты, мондый яңгыраш үземә бик ошады, җырны да шулай яздырырга булдым».

«СҮЗЛӘРНЕ БИК САЙЛАП СӨЙЛӘРГӘ ТУРЫ КИЛӘ»

«Иң рәхәт чак хәзер минем. Инде күпмедер танылганлык та бар, йөземне генә бөтен кеше белеп бетерми. Урамда артык күп кеше танымый, үз эшләрем белән сәүдә үзәкләрендә йөрергә комачаулаучылар юк. Гомумән, артык танылганлык артистларны боза дип саныйм. Миндә хәтта идеаль артист ясау идеясе бар: бер артистны алып, берәр бункерга утыртырга, язсын, иҗат итсен шунда. Тышта аның фанатлары арта, популярлыгы үсә, ә ул бу турыда белми. Чөнки акча, фанатлар дип йөгерә башлагач, артист үзгәрә, бозыла. Йолдызлык чире белән авырый башлый. Акча эшләү максаты алгы планда булганда, иҗат икенче төрле ул. Ә менә башлангыч этаптагысы – иң шәп иҗат. Сине беркем дә белмәгәндә, сүзләрне сайлап тормыйсың, ничек телисең, шулай язасың. Хәзер инде мин алай итә алмыйм. Сүзләрне бик сайлап сөйләргә туры килә. Иҗатның эффекты югала, кысалар катгыйрак була башлый. Яшьрәк чакта язган җырларны тыңлыйм да, гаҗәпләнәм – ничек шулай яза алдым икән мин. Бөтен артистларның да шул ук хәл. Әмма кеше аның турында сөйләргә яратмый, ә мин ничек бар, шулай әйтәм».

СҮГЕНМИ ТОРГАН ХУЛИГАН

Катгый кысалар дигәннән, Нурминскийның җырлары кара күн кигән кораллы хәтәр егетләр турында булса да, текстларында сүгенү юк. Сүгенү сүзләрен артист махсус кулланмаска тырыша. Җырларга комментарийларда шаярып: «Ярый, хулиганнар, җырны тыңлап бетергән булсагыз, йокларга ятыгыз, иртәгә мәктәпкә барасыгыз бар», – дип язалар. Шаяру булса да, Нурминскийны чыннан да күбрәк үсмерләр тыңлый сыман.

«Концертларда әти-әниләр килеп: «Җырларыңда сүгенү сүзләре кулланмаганга рәхмәт инде, машинада, бала янында да тыңларга була», – диләр. Элегрәк, яшьрәк булганда, үзем өчен генә яза идем дип әйтергә була. Хәзер инде олыгайгач, мәгънә ягын да уйлыйм, ниндидер проблеманы ачасы, нәрсәдер җиткерәсе килә.

Җырларда малайлар, ишегалды темасы үзеннән-үзе килеп чыкты, күңелдә нәрсә бар иде, шуның турында яздым. Бәләкәй чактагы кебек инде. Кызлар – курчак, малайлар пистолет, машиналар белән уйный. Рэп – авыр тормыштан барлыкка килгән җанр. Чит илдә кара кешеләрнең дөньяга протесты, проблемаларны алга сөрү ысулы булган бит ул. Минем балачагым авыр булды дип әйтә алмыйм. Авыр дигәне дә төрле кеше өчен төрле нәрсә инде ул. Кемгәдер балачакта сәпите булмаса, ә кемгәдер әтисе булмаса авыр. Ә минем исә иң кирәк, үсмер чагымда әти булмады. Шулай җыр язу минем өчен дә ихлас, ниндидер эчке проблеманы чагылдыру чарасы булгандыр. Ихлас булса, иҗатның файдасы, шифасы була».

Даны таралгач, Альберт Россия һәм якын тирә илләр буйлап турларда йөреп кайта. Күп вакыт дәвамында татарча җырлар язмый тора. Аның урынына рус телендә альбомнар чыгара – интернеттагы җырларын гомумиләштереп санаганда, 700 миллионга якын мәртәбә тыңлыйлар. Күпмедер вакыттан ул кире Казанга кайтырга була.

«Әле яңа альбом чыгардым. Әмма ул мин көткәнчә танылып китмәде. Минем бераз кәеф төште, әлбәттә, ләкин мин моңа хәзер башкача карыйм. Язмыш дигән нәрсә барлыгына ышанам. Барысы да юкка түгел дип уйлыйм. Мине кемдер сәер дияр инде, әмма миңа бу тормыш гел ниндидер билгеләр җибәрә сыман... Бүгенге көндә мин үземә барыннан да бигрәк гаилә кирәклеген аңладым. Үземнең балама нәрсәдер бирәсе килә. Минем татар теленә әйләнеп кайтуым да юкка түгел дип уйлыйм. Юллар мине монда үзләре кайтарды. Димәк, мин монда кирәк. Кире кайткач, кешеләрдән төрле фикерләр ишеттем, татар теленең халәте турында белдем. Шуңа зуррак берәр нәрсә эшлисем килде. Дөнья бумеранг кебек бит, әнә ничек әйләнеп кайтты – мин татар теленнән башладым һәм күпме еллардан соң, кире әйләнеп кайттым».

«ПЫЯЛА» һәм ТАТАР ТЕЛЕ ПЕРСПЕКТИВАСЫ

Артист татар телен иҗат өчен бик шәп тел дип саный. Фонетикасы, яңгырашы ягыннан ул инглиз теленә дә тартым, шуңа Нурминскийның татар җырларында еш кына татар-инглиз рифмаларын очратырга була. Бүгенге көндә, артист фикеренчә, иҗат теләсә нинди телдә уңышлы була ала.

«Мин һәрвакытта да топларга татар телендәге җыр эләгүен тели идем. Эләгә алуын белә идем. «Слово пацана» сериалы чыккач, «Пыяла» җыры бик танылып китте бит әле. Бөтен җирдә яңгырый торгач, кеше татар телен гадәти нәрсә кебек кабул итә башлады. Ул җыр популярлашып киткәч, татар артистлары берәр нинди нәтиҗә ясармы икән дип көткән идем. Мин ясадым. Иҗатның теле гомумән мөһим түгел кебек, таныту өчен дөрес эш алып барылса, уңыш елмайса, теләсә нинди җыр популярлашып китә ала. Бу бик илһамландыра. Димәк, без, татарлар, үзебез өчен генә түгел, бөтен кеше өчен җырлый алабыз».

ЛЕЙБЛ ТУРЫНДА

Быел Альберт иҗаттан тыш тагын зур һәм үзе өчен яңа төрле эшкә алынды. Әле узган елның декабрендә генә ул «Будем верить» дип исемләнгән альбомын чыгарды һәм аның презентациясендә үзенең лейблын ачып җибәрүе турында игълан итте. Татарстандагы беренче хип-хоп лейблны Альберт һәм аның командасы «Tatlanta Music» дип атаганнар.

«Мин җыр яздырырга бер яңа студиягә килдем. Алар үзләре дә миңа ошый торган чит ил артистлары үрнәгендә иҗат итәләр булып чыкты. Зәвыкларыбыз туры килде, кыскасы. Аралашып утырдык та, такси килергә берничә минут калгач, миңа кинәт кенә бер фикер килде: «Болар белән лейбл ясарга кирәк!» Мин бу фикерне әйттем, егетләр дә хуплады. Студиядән шул уй белән илһамланып чыгып киттем. Ул көнне каядыр очасы бар иде. Кайчакта шулай була бит, бер фикер китереп суга, ә икенче көнне сүреләсең. Ә монда исә икенче көнне дә бу теләк баштан чыкмады. Казанга кайткач, егетләр янына тагын бардым. Тиз генә план төзедек тә шунда ук килештек. Минем яңа альбом чыгарга тиеш иде. Шуны тәкъдим иткән вакытта лейбл турында да әйтермен дип уйладык. Тиз генә исем уйлап табарга туры килде – без барыбыз да АКШның «Atlantic Records» лейблы артистларын яратабыз, шуңа үзебезнең лейблны «Tatlanta» дип атарга булдык. Чөнки барыбыз да чыгышыбыз белән Татарстаннан».

«ӘЛЛӘ ҮСТЕМ, ӘЛЛӘ КАН ТАРТА БАШЛАДЫ»

«Без Татарстанда яңа артистлар табарга, яңа тавышларны яңгыратырга булдык. Лейбл ачачагыбыз билгеле булган көнне үк, безгә бик күп кеше язды, үз иҗатларын җибәрә башлады. Сайлавы авыр булачак, әмма таланлар бар, күпчелек кешегә бераз юнәлеш биреп җибәрү генә җитми. Минем белән дә шулай ук булды бит. Бары таныла башлагач кына чакыра, аралаша башладылар. Минем кайчак: «Ә сез элек, миңа кирәк булганда, кайда булдыгыз соң?» – дип сорыйсым килә. Татар теле белән дә шулай ук, аны танытырга тырышучылар җитәрлек бит. Шул кешеләрне күтәреп алучылар гына юк. Кәеф китә бит инде алай. Мин үзем дә моның аша уздым. Нәрсәгә инде татарча җырлар язарга, мине монда Мәскәүгә, бөтен дөнья буенча чакыралар, мин монда нәрсә эшләп утырам инде, дип уйлый идем. Ә бүгенге көндә, әллә үстем, әллә кан тарта башлады... Кыскасы, бу индустриядә нәрсәне дә булса үзгәртәсем килеп кайтым.

БЕР ҖЫР ТАРИХЫННАН

«Илһам килгән вакытта, аны читкә куеп торырга ярамый. Ничек тә «койрыгын тотып калырга» кирәк. «Валим» җыры турында гына сөйлим. Кыскасы, мунчада юынганда яздым бу җырны. Башны сабынлап утыра идем, ә мунчада кайтаваз яхшы, җырларга рәхәт. Нәрсәгәдер суккалап, очраклы сүзләр җырлап утыра идем. Бер мәлне шул җырның кушымтасындагы «валим валим – гелендваген» рифмасы килеп чыкты. Мин туктап калдым. Юеш, сабынлы килеш йөгереп чыктым, көчкә көчкә юеш бармаклар белән язып куйдым. Шул ике фраза бөтен җырны хәл итте. Мин шунда ук бу җырның хит буласын белгән идем.

ТАТУИРОВКАЛАР ТУРЫНДА

«Минем начар гадәтләрем юк: эчмим, тартмыйм. Гастрольләрдә булганда, кешеләр табын җәя, эчмәгәнемне белгәч, бик аптырыйлар. Әмма татуировкалар бар. Беренчесен күкрәгемә ясаткан идем. Тагын кулларымда рәсемнәр бар. Уң кулымда «пацаны с улиц» дип язылган, сул кулда – «выбиваются в люди» дигән. Бергә тоташтырсаң, минем тарих килеп чыга. Хәзер татуировкалар ясатмыйм инде, моңа башкача карыйм. Никахлашканда мулла: «Син Ходайга тәнеңне ничек кайтарырсың?» – диде. Бу мине бик уйландырды. Без кемнәндер күлмәк алып торсак, аны кире чиста килеш кайтарырга тиеш бит, ә минеке инде бозылган дияргә була».

ГАИЛӘ ҺӘМ ТӘРБИЯ ТУРЫНДА

«Кулымда «Back to LA» (Лос-Анджелеска кайт – авт.) дигән язу бар. Аны мин Лос-Анджелеска баргач ясаттым. Әмма еллар узгач, аның икенче мәгънәсе дә барлыкка килде. Татуировканы икенче яктан карасаң, «Back to AL» дип укып була. Ә минем хатынымның исеме Алсу. Без аның белән әле ул мәктәптә укыганда таныштык. 5 ел аралашмый тордык. Аннан мин аны яңадан очраттым. Шуңа хәзер татуировканың «Алсуга кайт» дигән мәгънәсе барлыкка килде. Гаилә кордык. Әлегә балалар юк, әмма мин әти булырга теләр идем. Минем әти белән әни безгә шактый кырыс тәрбия бирде. Яшьли эшләдем, шуңа акчаның кыйммәтен дә беләм. Үз балаларымны да шулай тәрбияләргә теләр идем. Минемчә, олыларга карата, гомумән, кешеләргә карата хөрмәт булырга тиеш. Үз балаларыма масаерга, теләсә ничек тәртипсезләнеп йөрергә ирек бирмәм кебек».

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое