Кем ул Миләүшә Гафурова?
23 яшь, Балтач, Карадуган авылында туган. Шагыйрә, татар теле тренеры, рәссам, фотограф. Казанга журналистика юнәлешендә укыр өчен килгән, ләкин укып бетермәгән. Үз юлын иҗатның төрле төрләрендә эзли. Авылда чөгендер утаганда фәлсәфәчеләрнең аудиокитапларын тыңларга ярата. Теләсә кайсы мизгелдә шәһәрдән туеп, ялгызы сәфәргә чыгып китәргә мөмкин.
Миләүшәне илһамландырган шагыйрь – Ләис Зөлкарнәй. Аның поэзиядәге эксперименталь кыюлыгын, бигрәк тә «Алаша» шигырен ошата. Тукай иҗатындагы гражданлык позициясен чагылышын кызыклы дип таба. Габделнур Сәлим дигән шагыйрьнең иҗатын өйрәнә.
Ахыргы эшләреннән: «Могҗиза» инклюзив театр студиясе өчен «Нәни принц» спектакле костюмнарын ясау.
Мин сары ишек
Мин — зур сары ишек.
Бер сулыш арада карлар ява ишеп,
ә мин кагылалмыйм.
Үземә каныгам:
кар өргән суыктан —
сарыга манылган
битем тагын алмы?
Мин шундый зур — гаҗәп!
Миндә — яшәү көче,
холык — әрҗә-әрҗә.
Йөзләгән дәвер мин.
Йозагым ник ару?
Артында — бар дөнья,
һәм анда ни барын
мин үзем дә белмим.
Сары: сабыйлыктай.
Галәмгә һәм миңа
Бу Җир — сакый нокта .
Ул шуны тоямы?
Ул тоямы мине?
Үзе дә минем күк
алласыз мөэминме? —
Кары да тын яумый.
Һәм миңа кагыла —
ачылам: тавышым —
ят музыка гына.
Үземне ишетмим.
Барлыгым — уенга.
Яшерен сандыкка
мәңгегә куелган
зур сары ишек
мин.
Шигырь турында...
«Классная девчонка» дигән журнал ала идем. Андагы шигырьләргә кызыгып, мин дә тырышып карарга булдым. Көндәлегемә яздым. Башта рус телендә иде алар. Белмим, ничек шулай килеп чыккандыр, укытучым бу шигырьләр турында белеп, аларны конкурс өчен сорап алды. Менә шулай мин аларның кыйммәте бар икәнлеген белдем. Беренче татарча шигырьне бабай үлгәч яздым дип уйлыйм. Гомумән, мине бабай тәрбияләде. Бәләкәй чакта күбрәк вакытны бабай белән үткәрә идем. Тормышның ямен күрергә өйрәткән кеше дә – ул. Аның вафаты минем үсмерлекнең иң әшәке вакытына туры килде. Миңа унөч яшь иде. Ул үлгән көнне мин берни булмагандай уйнап-көлеп йөри бирдем. Ә берәр ай узгач, нидер китереп бәрде. Бабайның бүтән юк икәнен аңладым. Көн саен үксеп елый башладым. Бәлки шулай чистарынырга тырышканмындыр... Бер кичне бабайның апасы белән сөйләшеп кайткач, алҗыганчы шыңшыдым да, утырып, бабайга багышлап шигырь яздым. Гади карандаш белән шакмаклы биткә озын шигырь язганны әле дә хәтерлим. Һәм шуннан соң мин бушанып калдым. Бүтән еламадым. Шок!
Шигырь язу нигә кирәк?
Шигырьне нәрсәнедер аңлар (үзеңә аңлатыр) өчен, тормыш асылына төшенер өчен язарга була. Гадәттә, яза башлагач, төрле тормыш ситуацияләренә бәйле үзең өчен көтелмәгән чишелеш табасың. Кайчакларда үзеңнең кайчандыр язган шигырьләреңне укыйсың да, гаҗәпкә каласың:ничек шулай бөтен нәрсәне сурәтли алдым икән дип... Шигырь язу ул – форма сынап карау, күңелле эзләнүләр. Бию яки рәсем ясау кебек... Көч һәм куәт күп булганда төрле формалар ярдәмендә экспериментлар ясап карау да. Шигырь язу – терапия дә әле. Язудан туктагач, күпчелек шагыйрьләр бәргәләнәләрдер. Мин бәргәләнәм. Чынлап әйтәм, шигырь язып психологта бераз экономияләргә була.
Булачак шагыйрьләргә 3 киңәш
1. Шигырьнең нинди булырга тиешлеген онытыгыз, йөрәк тибешен тыңлагыз да, аның ритмына гына көйләнегез.
2. Иҗат ул – саф һәм камил. Үзегезнең иҗатны башкаларныкы белән чагыштырмагыз.
3. Әгәр берни килеп чыкмаса гына, үзегезгә ошаган шагыйрьне табыгыз, аның өслүбен, формасын кулланып язып карагыз. Яки башка телдәге шигырьне татарчага тәрҗемә итегез.
Хөкем юк.
Син хөкем –
Үзеңә.
Өзәм дип тартсалар,
Өзелмә,
Дәвам ит.
Бу төсле шәһәрне
Гавам ит,
Үзеңә табындыр,
Үзеңне яраттыр.
Каһвәңне суытып,
Онытып
Карап тор:
Бу кояш гавамны
Яндыра һәр төстә —
Аерым.
Һәм өстә – галәмдә
Биетә шарларны.
Алармы? –
Белеп тә
Алдана.
Рәхәттән
Рәхәткә,
Әлбәттә.
Син генә
Алданма,
Бул горур.
Күгенә карама.
Ярама.
Сүгенә-сүгенә
Кайтканда
Тарысаң
Үлемгә,
Аркаңа
салып чык
Һәм коткар
Үзеннән,
Караттыр үзеңә,
Үзеңне яраттыр.
Каһвәңне суытып,
Онытып
Карап тор:
Кояш баешында таң атты
Хәзер нишләве турында
Хәзер мин төрле иҗади проектларда катнашудан тыш, татар теле дәресләре үткәрәм. Ләкин үземне укытучы түгел, тренер дип атар идем. Телне әңгәмә һәм кабатлау аша өйрәтәм. Укучыга кызык, әһәмиятле әйберләр турында сөйләшәм. Бу эшкә мин дусларым өндәве буенча тотындым. Бер дустым – рус кешесе – без танышкан вакытта үзлектән татар телен өйрәнгән иде инде. Безнең аралашу барышында аның сөйләм теле тагын да шомарды. Ул миңа: «Синең белән сөйләм телен үстерү бик җиңел һәм рәхәт булыр иде,» – диде һәм үз социаль челтәрендә бу турыда хәбәр таратырга тәкъдим итте. Шулай итеп мин тәвәккәлләдем һәм татар теле укыта башладым. Хәзер бөтен укучыларым чит илдә яшәүчеләр – Алмания, Норвегия, Америка кешеләре. Чит илдә яшәгән кешеләрдә татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ зур. Шул рәвешле алар үз үзләрен, тамырларын өйрәнә. Үз-үзләрен милләтне өйрәнү аша аңлыйлар, димме...
Матди дөнья турында
Татар теле укытып акча эшләп була. Үзеңне нәрсәгә багышлыйсың, акча һәм көч шуннан килә дип саныйм. «Коры» акча бәхет китерми, канәгатьлек хисе китерми. Мин укучыларымны бик яратам. Алар барысы да бик төрле. Алардан ургыган көч миңа үземдәге төрлелекне ачарга булыша.
Иҗат итәргә теләүчеләр өчен киңәш
Бик гламурно яңгыраячак, әмма, иҗат итү өчен иҗат ташкынында булырга кирәк. Иң мөһиме, идея килү белән аны чынга ашыру мөһим. Чөнки сиңа идея бирелгән икән, аны чынга ашыру өчен көче дә бирелгән. Әгәр ул идеяне чынга ашырмасаң, ул синең эчеңдә ята, җыела һәм... чери. Идеяләрегезне шундук тормышка ашырыгыз.
Әңгәмәне тулысынча июль саныннан укыгыз.
Нет комментариев