«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әдәбият

«Кабер ташыма да нәкъ менә шулай язылуын телим: шагыйрь!»

«Мин кем әле?» моноспектаклен тамашачы белән бергә шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин да карады.

Ул аны Чаллы театрында беренче тапкыр куелганда тамаша кылган булган, бу кичтә кабаттан шул хисләрне кичерүен әйтте. Үзенең шигырьләренә нигезләнгән спектакль турында ул нинди фикердә?

– Мин үземне, белепме-белмичәме, егетләрчә яза торган шагыйрь, җиргә нык басып торган шигырьләр авторы, дип аңлыйм. Бу шигырь уку рәвешемдә дә чагыла кебек. Шуңа күрә монда өч хатын-кызның нәкъ менә минем иҗатка алынуы, шундый шигырьләрне нәфис затлар күзлегеннән карап, тамашачыга җиткерү идеясе турында ишеткәч, беркадәр каушап, аптырап та калдым. Ләкин, аңа да карамастан, бу тамашаның хикмәтле, оригиналь буласына ышандым. Һәм ялгышмадым.

– Моноспектакль жанры сезгә якынмы? Яшьләрнең шулай моноспектакль аша ачылуларын ничек бәяләр идегез?

– Җайлы формат бит. Борынгы чичәннәрне искә алыйк. Алар саз чалып, думбыра чиертеп, үз иҗатларын шәһәр мәйданнарында, базарларда халык-тамашачыга җиткергән. Бирерәк килеп, Һади Такташлар, Гадел Кутуйлар уздырган шигырь кичәләрен, «Әдәби суд»ларны хәтердә яңартырга була. Болар барысы да шул моноспектакльнең сыңарлары.

Яхшы сүзнең (ә шигырь – иң яхшы сүз) китаплардан, сәхнәләрдән, экраннардан – гомумән, һәркайдан, һәрвакыт ишетелеп, күңелдәге юшкынны кагып, коеп торуы фарыз. Бүген, өстебезгә олау-олау тупаслык, дорфалык, ямьсезлек ишелгәндә, кеше җаны яхшы сүзгә аерата мохтаҗ түгелме?

– Сезнең шигырьләрне үзегезнең укуда кабул итәргә ияләнгәнгәме, башта спектакльгә кереп китә алмадым. Үзегез ничек кабул иттегез?

– Ихластан рәхмәт әйтеп, сөенеп кабул иттем. Бигрәк тә «Рәшә» («Бу дөньямы? Икебезгә генә...»), «Анда» («Кояш, тәртә буе калып...»), «Шагыйрь Һади Такташ монологы» шигырьләрен яраттым. Башка кеше кебек укырга кирәкми. Һәркем үзе тойганча, үзе аңлаганча укысын! Мин шулай һәм бары тик шулай гына дөрес дип саныйм.

– «Мин кем әле?» дип үзегездән сораган вакытлар буламы?

– Һәрдаим сорап торам. Кичәдә укылган «Мин кем әле?» шигырендә универсаль җаваплар бар – халәткә карап, берәрсен сайларга мөмкин:

– Мин бары тик кеше...

– Мин һаман да кеше...

– Мин – мәңгелек кеше…

Моноспектакльдә яңгыраган «иҗатчы» (бу гаять зур сүз, әлбәттә – мин аннан куркам да, аңа омтылам да), «ыштансыз сабый» вариантлары да бик күркәм. Бер интервьюда «Халык күпсенмәсә, шагыйрь мин...» дигән идем. Хәзер дә шул җавапта тукталырмын, мөгаен. Һәрхәлдә, кабер ташыма да нәкъ менә шулай язылуын телим: шагыйрь!

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое