28 июньдә «УРАМ» экстрим-паркында узган Яшьләр көнендә вакансияләр ярминкәсе дә эшләде.
Теләгән һәркем завод хезмәткәрләре белән якыннан танышып, предприятиедәге хезмәт шартлары, эшче һөнәрләр турында үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды.
«Идель» редакциясе «Сибур» белән берлектә тиз танышу (speed dating) уздырды һәм үзеңне заводта ничек табарга, җитештерү эшендә ничек «янмаска» икәнлеген сөйләде.
SPEED DATING WITH ZAWODCHANE – УЛ…
«Тиз танышу»да, кагыйдә буларак, ике кеше катнаша. Безнең очракта аларны – яшь һөнәрче һәм Казанда яшәүче теләсә кайсы кеше дип күзаллыйк. Алар бер-берсенә карьера, коллективта үзара мөнәсәбәт һәм зур предприятие эчендә эшләү бонуслары турында сораулар бирә алды.
Айрат Касыймов, 22 яшь, «Казаньоргсинтез» яшьләр хәрәкәте лидеры:
«Бүген яшь белгечләр speed dating форматында заводта эшләүнең уңай яклары турында ачыктан-ачык сөйләде. Шулай итеп, компания яшьләр телен өйрәнүен күрсәтеп, студентлар күңелендә кызыксыну уята. Әйтик, «тиз-танышу»да теләгән һәркем (ул мәктәп укучысы, студент булырга мөмкин) каршыбызга утыра һәм заводка эшкә ничек кереп булуы, эшче белгечлекләр турында үзен кызыксындырган сорауларны бирә. Без, үз чиратыбызда, тәҗрибәбезгә таянып, сорауларга җавап бирәбез, өстен яклар турында сөйлибез һәм мифларны җимерәбез».
Ягъни, мондый форматта кеше билгеле бер вакансия турында мәгълүматны әлеге һөнәр иясеннән ишетә ала.
Илья Беликов, 23 яшь, бишенче разрядлы полимерлаштыру аппаратчысы:
«Мондый свиданиеләр заводта эшләүнең нечкәлекләре һәм катлаулы яклары, шулай ук өстенлекләре белән якыннан танышу өчен кирәк. Сүз уңаеннан, кешеләр якын килергә оялмадылар: кызлар, егетләр, өлкән яшьтәгеләр һәм билгеле бер һөнәрләр белән кызыксынучылар, хәтта балалар да катнашырга теләк белдерде, димәк, алар да киләчәктә белеп торачак. Күрешеп сөйләшкәч, заводта эшләүченең кем икәне яхшырак аңлашыла, кешеләр сине үз күзләре белән күрә. Алар персонал сайлау буенча менеджерның бертөрле җавапларын түгел, ә синең тәҗрибәңне ишетә ала. Без барысын да ничек бар, шулай сөйлибез».
Тәрҗемә / Рәфидә Галимҗанова
Дмитрий Печенкин фотолары
Нет комментариев