«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әңгәмә

Эльвира Җәббарова: «Режиссёр ярдәмчесе тынлыкны да ишетә»

Сәхнәдә утлар сүнгәч, пәрдә ябылгач, тамашачылар алкышлавы ишетелә башлый. Ләкин театрда сәхнә белән тамаша залы арасындагы тынлыкны ишетүче кеше бар.

Ул – режиссёр ярдәмчесе. Премьера алдыннан төннәр буе йокламаучы, спектакльнең һәр детален белүче һәм актёрлар белән һәрдаим элемтәдә торып, һәрчак уяу булучы… Әле мин санамаган бурычлары да шактый. Бу һөнәр турында тулырак Кариев театрының режиссёр ярдәмчесе Эльвира Җәббарова белән сөйләшербез.

ЯЗМЫШЫН ХӘЛ ИТКӘН СОРАУ

Эльвира Балык Бистәсе районында туган. Кайбер сәбәпләр аркасында, әнисе һәм абыйсы белән Котлы Бөкәш авылына күченеп, мәктәпне шунда тәмамлаган. Инде «Укырга кая барырга?» дигән сорау килеп тугач, сайлау алдында калган ул. Үзе әйтмешли, игезәк йолдызлыгында туганга, кайчак икеләнеп ала: кечкенәдән актриса булырга теләге дә бар, полиция һөнәре дә кызыксындыра. Әнисенең: «Әйдә, театр училищесына барып карыйк әле», – дигән тәкъдиме аның язмышын хәл итеп тә куйган.

«Имтиханны Ренат абый Әюпов белән Раушания апа Кәримуллина кабул итте. Ренат абый төрле сәбәпләр аркасында уку йортыннан киткәч, Раушан абый Шәриф остазлыгында укыдык, икенче остазыбыз Ришат абый Хаҗиәхмәтов булды. Дүртенче курста безнең диплом спектаклен карарга Раил абый Садриев килде. Ул безнең берничә студентны, шул исәптән мине Буа театрына чакырды. Ничек кинәт чакыруы булды, без шулай җыелышып Буага китеп тә бардык. Раил абыйны усал дигәннәрен ишеткәнем бар, әмма үзем бер дә андый ягын күрмәдем. Бергә эшләү дәверендә бик яхшы мөнәсәбәттә булдык, шулар әле дә күңелне җылытып тора. Театрда Раушан абый Шәриф «Тылсымлы Төрән» спектаклен куйды. Мин анда Су анасы булып уйнадым. Ә инде зурлап кабул иткән ролем – «Әлепле әртисләре»ндә сыер савучы Майшәкәр».

БУАДАН – КАЗАНГА

Эльвираны сез заманында «ТНВ»да барган «Елмай» юмористик проектыннан да хәтерлисездер. Ләкин аның күңеленә комедиягә караганда драма якынрак. «Комедиядә чын-чынлап үзең ышанып, шунда яши белеп эшләсәң генә, кешене ышандырырга мөмкин», – ди ул. Буа театрында бер ел эшләп, инде ияләшеп кенә беткәндә, гаилә сәбәпләре аркасында, ул Казанга күченергә мәҗбүр була.

«Ул чагында бер яшьлек баламны калдырып киткәндәй булдым, авыр кабул иттем. Казанда кайда гына эшләп карамадым, кибеттә, балалар бакчасында, фитнес залында, тик күңел барыбер театрга тартты. Курсташым Гөлназ Вафинаның: «Безгә (Кариев театрына. – Авт.) режиссёр ярдәмчесе кирәк. Ләкин эт эше ул, кисәтәм», – дип шалтыратуы барысын да хәл итте – мин ике дә уйламый театрга килдем. 2016 елдан актриса һәм режиссёр ярдәмчесе булып эшлим».

КҮҢЕЛЕНӘ КАЙСЫ ЯКЫНРАК?

Актёрлык белән режиссёр ярдәмчесен чагыштырганда, ул нәкъ менә режиссёр ярдәмчесе буларак театрга күбрәк кирәк икәнлеген сизә. Бу вазифа үзенә күп җаваплылыкны ала: артистларны барлап тору, аларны репетицияләргә җыю, реквизитларны, монтировщикларны барлау, спектакль журналы буенча кирәк-яракларны тикшерү. «Безнең телдә әйтсәк, көтүче кебек инде», – ди көлеп. Эльвира Кариев театрында әлегә иң озак эшләүче режиссёр ярдәмчесе. Биредә актриса буларак уйнаган тәүге спектакле – «Питер Пэн»ны да сагынып искә ала. Соңрак «Ак чәчәкләр кебек...» спектакленә шәфкать туташы роленә алына, «Сабантуй»да кара бәрән роле дә бар, шулай ук режиссёр Тимур Куловның «Арыну» спектаклендә катнашуы белән дә үзен бәхетле хис итә.

«Минем бер хыялым бар – режиссёр мине вата-вата ныклап берәр рольгә алсын иде. Башыннан ахырына кадәр актриса буларак бирелеп уйныйсым килә! Кайчак спектакль караганда, «Мин дә бу рольдә уйный алыр идем» дигән кебек уйлар килә, ләкин мин үземне тиешенчә бәяләп бетермим кебек, читенсенү хисем дә бар. Рольләрем дә булуын телим, ләкин үз эшемне дә бик яратам. Актёрлар спектакльгә әзерләнгәндә җыелган хисләрен премьера көнне тамашачы алдында баш игәндә чыгаралар. Ә минем ул хисләр чыкмый кала, менә шушында (күкрәк өлешендә. – Авт.) ката да, йомшармый. Бәлки бөтен режиссёр ярдәмчеләренең дә алай түгелдер, мин елыйсы килсә дә, чыгарып бетерә алмыйм. Безнең һөнәрнең башкалардан аермасын шунда күрәм».

«ИПТӘШ ЕГЕТТӘН ЛАМПАЛАР ТАПТЫРДЫМ»

Ун ел театрда эшләү дәверендә стресс кичерергә мәҗбүр иткән спектакльләр дә була, чөнки театр ул – иҗат дөньясы. Эльвира бу сорауга тиз генә җавап бирмәде – хәтерен яңартты.

«Исемә төште, «Микулай» спектакле иде ул. Шул чагында режиссёр ярдәмчесе булып берүзем калдым. Шунда бик зур стресс кичердем, физик аруым тәнемә дә чыккан иде. Хәзер инде андый вакытлар артта калды, өч кеше чиратлашып эшлибез. Ләкин Гөлназның «эт эше» дигәнен шунда исемә төшергән идем. Эшли-эшли чыныгасың, һәр нәрсәгә әзер булырга өйрәнәсең.

«Микулай» дигәннән, тагын бер хәл исемә төште. Хәтерләсәң, спектакльдә агачтан ясалган түгәрәктә лампалар эленеп тора. Шул лампочкаларны электрик булып эшләүче иптәш егетемнән таптырган идем».

«СИН БУ ТЕАТРГА БИК КИРӘК»

Режиссёр ярдәмчесе кайчак психолог ролен дә үти, спектакль алдыннан яки аннан соң артистларны тынычландырган чаклары да була. Кайбер актёрлар премьерадан соң: «Мин булдыра алмадым әле бу юлы» дияргә мөмкин, андый вакытларда Эльвира – тыңлаучы да, таяныч та.

«Театрдан китәсе килгән мизгелләр дә булгалады, билгеле. Шундый чагымның берсендә режиссёр Илсур Казакбаев миңа: «Син бу театрга бик кирәк, синең белән эшләргә рәхәт», – дигән иде – мин китмичә калдым. Минемчә, бу һөнәрдә стресска каршы торучанлык, кешеләрне, эшеңне ярату, хөрмәт итү кебек сыйфатлар мөһим. Башыңны күтәреп, үзеңне башкалардан өстен санап йөрсәң, эшләп булмый. Без алар белән кочаклашып, серләшеп, көлешеп эшлибез. Һәрвакыт үзең булырга кирәк. Театр белән бер чирләсәң, аннан инде котылам димә. Шуңа мин улыма актёр булма дим инде. (Көлә.) Аңа хәзер 14 яшь, этләр белән бик кызыксына. Алай да, спектакльләрдә күмәк сәхнәләрдә уйнаганы бар. Бала дигәннән шунысы кызык, кайвакыт безнең театрда тамаша алдыннан яңгырый торган кыңгырау төймәсенә нәни балалар баса. Артист балалары сәхнә артында үсә бит, алар минем янәшәдә уйнап йөргәндә, гаять җаваплы «эш кушам». Спектакль барышында аларны карап торучы няня да әле мин.
 

Тагын шунысы искә төште: «Супер кияү» спектаклендә Нуриәхмәт абыйның «Авырайтсаң, ашый торган кашыгың да авырая» дигән сүзен тормышымда гел кабатлыйм».

КҮҢЕЛДӘ ЯШӘГӘН ЯРА

Һәрдаим спектакль эчендә яшәгән режиссёр ярдәмчесе башка спектакльләрне дә тамашачы буларак карый ала дип уйламый идем. Эльвира рәхәтләнеп ял итеп карый ала икән. Билгеле, үзе чыгарган спектакльләргә ул башы-аягы белән кереп чума. Берсендә Кариев театрының «Гомер моңы» спектакленең репетициясен карарга килгәч, мин моңа инанган идем: ул вакытта җитди булып тоелган Эльвира тирә-яктагы бер нәрсәне дә ишетмәде – тулысынча диярлек репетиция эченә керде. Тормышта ул гап-гади, ачык кыз! Өстәвенә үтә сабыр да. Тормыш аны төрле яклап сынаган, без сак кына бу темага кагылдык.

«Режиссёрыбыз Ринат абый миңа: «Син бик көчле хатын-кыз», – ди. Ул минем тормышымны белгәнгә шулай дия, гәрчә үзем алай тоймасам да. «Позывной Татарин»ны чыгарганда миңа бик авыр булды – ирем махсус хәрби операциядә иде. Башта түздем, «Тиздән әйләнеп кайтачак» дигән өметтә яшәдем, тулысынча диярлек эшкә чумдым. Соңрак ирем хәбәргә чыкмый башлады, инде күңелгә шик керде: «Исәнме икән? Нигә язмый икән?» – бу сорауларга җавап булмаганга сәхнә артына кереп елый идем. Тормышымдагы вакыйгалар театр белән тәңгәл килеп барды. Ирем һәлак булгач, ул спектакльдән баш тарттым. Хәзер инде бу вакыйгага бер ел була. Күңелдәге яралар үзен сиздереп куя. Театр коллективы авыр чакта бик булышып торды, аларга рәхмәтем зур!»

Ә БӘХЕТ ДИГӘНЕҢ КҮПКЫРЛЫ…

Әңгәмәне хатын-кыз бәхете турында сөйләшү белән тәмамлыйсы килде. Эльвира өчен бәхет – күпкырлы:

«Шөкер, бүгенге көндә әнием исән-сау, үзем дә әни булу бәхетенә ирештем. Минемчә, зур бәхет ул – иңне-иңгә куеп яшәүче яраткан кешең булу. Кайчак парлы кешеләргә карыйм да, «Их, минем дә менә шулай проблемаларны уртага салып җиңел генә хәл итәрлек кешем булса иде!» – дим. Парлы тормыш насыйп итсен! Мин үземне бәхетле кешегә саныйм! Нинди генә сынаулар, авырлыклар узарга туры килсә дә, мин аларны иң мөһиме – үттем. Хәзерге тормышымнан канәгатьмен».

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое