Галиәсгар Камалның «Банкрот» әсәрен яхшы беләсеңме? - менә сиңа кыскача анализ, куллан!
«Банкрот» комедиясендә ХХ йөз башындагы татар сәүдә буржуазиясенең байлыкка омтылышы, акча артыннан куганда кешелексезлеге һәм әхлакый түбәнлеге сурәтләнә.
Ул чорда татар сәүдәгәрләренең белемсезлек һәм наданлык аркасында бөлеп, банкротлыкка чыгу очраклары еш очраган. Моңа Шакир Мөхәммәдевнең «Яфрак асты, яки мәкәрҗә ярминкәсе» әсәрендәге геройны мисал итеп китерергә мөмкин. Сираҗетдин Туктагаев образының прототибы да Казан байларыннан Минһаҗетдин Апакаев исемле сәүдәгәр була. Ул да бурычларыннан котылу өчен үзен акылдан язган итеп күрсәтә. Ш.Камал бу образ аша байларның комсызлыгын, алдаучылыгын һәм акча өчен теләсә нинди юлга барырга әзер булуын фаш итә.
Сираҗетдин – буржуаз җәмгыятьтә яшәүче комсыз һәм хәйләкәр кешеләрнең типик вәкиле. Мондый кешеләр капиталистик җәмгыятьтә күп була. Шуңа күрә Сираҗетдин шәхси бер кеше генә түгел, ә шул чордагы буржуаз мохиткә хас булган тискәре сыйфатларны чагылдыручы типик образ булып тора.
Сираҗетдинның хатыны Гөлҗиһан да мещан җәмгыятенең типик вәкиле итеп күрсәтелә. Аның өчен тормышның төп мәгънәсе – кунакка йөрү, мәҗлесләр үткәрү, башкалар алдында үз байлыгын күрсәтү һәм көндәшләрен көнләштерү. Ул асрауларын һәм приказчикларын тиргәп йөрүдән башка эш белән кызыксынмый. Сираҗетдинның беренче хатыны үлгәч, Гөлҗиһан аңа яшь хатын булып килә һәм, беренче чиратта, аның байлыгына кызыга.
Сираҗетдин үзен юләр итеп күрсәтә башлагач та, Гөлҗиһан ирен якларга тырышмый. Ул хәтта андый кеше белән яшәргә теләмәвен, кирәк булса, аны ташлап китәчәген әйтә. Сираҗетдинның «хатынны җибәрәм, яшь хатын алам, дөньясында типтерәм» дигән сүзләре белән Гөлҗиһанның фикерләре бер-берсенә якын. Бу сүзләр буржуаз җәмгыятьтә гаилә мөнәсәбәтләренең дә байлык һәм шәхси файда белән бәйле булуын күрсәтә.
Гомумән, Гөлҗиһан образы әсәрдә иң уңышлы эшләнгән образларның берсе. Ул татар буржуа-мещан даирәсендәге хатын-кызларга хас булган гадәт-холыкны, тормышка карашны һәм байлыкка мөнәсәбәтне ачык күрсәтә. Гөлҗиһан һәм аның кунаклары аша шул чор мещан хатын-кызларының дөньяга карашы тулы чагылыш таба.
Әсәрнең сюжеты. Комедиянең төп герое Сираҗетдин Туктагаев үзен банкрот дип игълан итеп, бурычларын аз гына акча түләп капларга һәм шул ук вакытта бай булып калырга тели. Әмма аңа бурычка товар биргән фирманы алдау җиңел булмый. Шуңа күрә Сираҗетдин катлаулы хәйлә уйлап таба: ул банктан кырык тугыз мең сум акча алып, аны читек кунычларына яшерә дә Мәскәүгә юл тота. Поездда үзен таланган итеп күрсәтә һәм акылдан язган булып кылана.
Фирма вәкилләре аның хәлен тикшерү өчен үзләре белән табиб та алып килә. Сираҗетдин табибка яшерен рәвештә биш йөз сум акча бирергә тырыша. Табиб моны аңлый һәм Сираҗетдинның хәйләсен фаш итү урынына, аны «дәвалау» юлын таба. Нәтиҗәдә, Сираҗетдин үзенең аферасын уңышлы башкарып чыга һәм 108 мең сум табыш ала.
Димәк, комедия сюжеты Сираҗетдинның зур акча табу теләгеннән башлана. Ул үзен банкрот итеп күрсәтергә карар кыла, юләргә сабышып, үзенең планын тормышка ашыра һәм ахырда хәйләсе ярдәмендә зур табышка ирешә.
Әсәрнең темасы, проблемасы һәм идеясе. Комедиянең төп темасы – акча һәм байлык. Төп проблема – кешеләрнең акчаны тормыштагы башка кыйммәтләрдән өстен куюы. Автор Сираҗетдин образы аша кешенең байлыкка бәйлелеген, акча өчен намус һәм вөҗданны онытуын күрсәтә. Мондый җәмгыятьтә акча ярдәмендә теләсә нәрсәне хәл итеп була, ә намус, вөҗдан һәм кешелеклелек икенче планга күчә. Кешеләр байлык өчен алдауга, хәтта җинаятькә дә барырга әзер булып чыга.
Әсәрнең пафосы – сатирик. Автор җәмгыятьнең тискәре якларын көлке аша тәнкыйтьли, аларны фаш итә һәм кире кага. Шуңа күрә әсәрдә укучыда тискәре мөнәсәбәт уята торган геройлар сурәтләнә. Әмма автор көлкесе бары тик күңел ачу өчен генә түгел: аның артында җәмгыятьнең әхлакый хәле өчен борчылу да сизелә.
Композициясе. Пьеса өч пәрдәдән тора. Вакыйгалар Казанда, Сираҗетдин Туктагаевның йортында бара. Әсәр Сираҗетдин һәм Гөлҗиһанның сәхнәгә чыгуы белән башлана һәм аларның сәхнәдән чыгып китүе белән тәмамлана.
Экспозициядә Сираҗетдин газетадан бер сәүдәгәрнең талануы турындагы хәбәрне укый һәм шундый ук хәйлә ярдәмендә үзенең бурычларыннан котылу турында уйлый. Ул Мәскәү сәүдәгәрләренә түләргә тиешле кырык тугыз мең сум акчаны читек кунычларына яшерә. Поездда үзен таланган итеп күрсәтергә һәм акылдан язган булып кыланырга планлаштыра. Гөлҗиһан аңа юл кирәк-яракларын әзерли, Нәгыймә карчык та акча өмет итеп килә. Сираҗетдин юлга чыгар алдыннан дога кылып, гаиләсе белән саубуллаша.
Төенләнештә Гөлҗиһан хатын-кызларны җыеп мәҗлес үткәрергә әзерләнеп йөргәндә, Сираҗетдинның бертуганы Җамали килеп керә һәм аның поездда талануы, шуннан соң акылдан язуын хәбәр итә.
Вакыйгалар үстерелешендә Сираҗетдин үзенең «юләр» ролен шулкадәр оста башкара ки, Мәскәүдән килгән доверенныйлар да аның хәйләсенә шикләнми. Җамали белән Камали кибетне үз кулларында калдырып, бурычның мөмкин кадәр аз өлешен генә түләргә телиләр. Алар бары тик ун процентын түләргә тәкъдим итәләр. Әмма доверенныйлар моңа риза булмый һәм Сираҗетдинның чыннан да акылдан язганмы-юкмы икәнен ачыклау өчен доктор чакырталар.
Сираҗетдинның «юләрләнүе» турындагы хәбәр таралгач, хезмәткәрләр дә хуҗасына буйсынудан туктый башлый. Гөлҗиһан да иренең чыннан да акылдан язганына тулысынча ышанмаса да, аның белән яшәмәскә һәм башка иргә кияүгә чыгарга уйлый. Приказчик Мөхәммәтҗан да Гөлҗиһанның әле яшь булуын һәм байлыгы булса, аңа өйләнергә мөмкинлеген уйлый.
Кульминацион ноктада доктор Сираҗетдинны тикшерә башлый. Сираҗетдин үзенең хәйләсен фаш итмәс өчен табибка акча бирергә карар итә һәм уңайлы вакыт табып, аның кулына зур сумма төртә. Шушы урында төп сорау туа: доктор акчаны алып, Сираҗетдинның серен яшерерме, әллә аны фаш итәрме?
Чишелештә докторның «тылсымы» ярдәмендә Сираҗетдин кинәт «акылга килә». Чынлыкта табиб моны зур акча өчен эшли. Шулай итеп, Сираҗетдин үзенең хәйләсен уңышлы тәмамлый һәм 108 мең сум табыш ала. Ул бу акчага яңа хатын алырга, йорт салырга һәм рәхәт яшәргә хыяллана. Шулай итеп, төп конфликт чишелә һәм комедия тәмамлана.
Нет комментариев