Электрон мактау тактасы
Новости
Әңгәмә

Фәрһад Бәхтияри: «Шүрәле»дә һәркем үз зәвыгына хас музыканы таба

Журналда талантлы татар яшьләре турында һәрдаим язып торабыз.

Бу сандагы героем – үзен музыка дөньясында тапкан, уңыш казанган композитор, Россия Композиторлар берлеге әгъзасы, музыка белгече Фәрһад Бәхтияри. Аның музыкаль дөньясы белән якыннан танышыйк!

Дөресен әйткәндә, мин инде күптән Фәрһад турында язарга хыяллана идем, ләкин бу турыда үзенә әйтергә кыймый йөрдем: карап торышка җитди тоелган егеткә сүз башлау әллә ничек булды. Быел безне Шүрәле очраштырды. 26 апрельдә Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрының Көнчыгыш залында «Шүрәле» медиа-операсы тәкъдим ителде. Операга музыканы әңгәмәдәшем Фәрһад Бәхтияри язган. Без әлбәттә, әлеге зур премьера хакында да сөйләштек. Әмма сүзне иң элек композиторның балачактан музыкага салынган мәхәббәтеннән башларбыз. «Җитди тоелган егет» юмор хисле, күңелле кеше булып чыкты!

«ҮСКӘЧ, ОРКЕСТР БУЛАМ!»

Фәрһад Казанда гап-гади гаиләдә туып үскән: әтисе – техник фәннәр кандидаты, КХТИда укыткан һәм ризык җитештерү юнәлешендә технолог булып эшләгән, әнисе – шәфкать туташы, дәү әнисе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Татарстан яшьләре» газетасында хезмәт куйган, дәү әтисе КХТИда физика фәнен укыткан. Фәрһад шәһәр егете булса да, гаиләсе белән бакчага йөреп, кул эшләренә өйрәнгән, иң яраткан эш кораллары – чүкеч һәм көрәк булган.

«Мин бигрәк тә төзүчелек белән кызыксындым, ул минем музыкада да чагыладыр. Музыка – бер яктан, матурлыкка омтылу булса, икенчедән, төзү эшендәгечә төгәл. Гаиләм белән төрле мәдәни чараларга баргач, тынлы музыка уен коралларына кызыга идем. Балалар бакчасында “Үскәч кем буласың килә?” дигән сорауга, “Оркестр!” дип җавап биргәнмен. Балалар бакчасына яшь композитор Азат Гыймадиев белән бер төркемгә йөрдем, яхшы дуслар идек. Андагы музыкаль дәресләрдә без фортепианога кушылып җырлый идек һәм бии идек. Башта ул фортепианода уйнарга өйрәнә башлады, аннары мин дә шушы музыка коралына тартылдым. Музыка мәктәбенә кергәч, башлангыч сыйныфларда миңа иң ошаган әсәрләр татар музыкасыннан иде. Фортепиано дәресләрендә “Каз канаты”, “Галиябану” кебек моңлы көйләрне кызларга бирә иделәр, миңа бию көйләре һәм маршлар эләгә иде. Җыр дәресләрендә дә татар җырларын күп җырладым. Алтынчы-җиденче классларда күбрәк европа музыкасын ярата башладым һәм юлымны музыка буенча дәвам итәргә теләгәнемне аңладым. Ләкин күпләр миңа бу юлдан китмәскә киңәш итте, янәсе, музыкант стабиль тормышта яшәми, заказлар эзләп авыр тормыш күрә. Мәктәптә барлык фәннәрне дә яхшы укыдым, бердәнбер рус теленнән генә “4”ле булды. Дәрестә көләргә яратканга укытучым тәртибемә карап билгеләрне төшерә иде».

МУЗЫКАГА ГАШЫЙК ИТКӘН КАРА КЛАВИШАЛАР ҺӘМ ТӘҮГЕ ҖЫР

Иҗат кешесенең юлы шундый катлаулы була инде аның. Фәрһад тә балачак хыялына хыянәт итмичә, башкаларның фикеренә карамыйча, музыканы сайлаган. ВКонтактедагы битенә «Казан дәүләт Консерваториясен тәмамладым» дип язып та куйган, гәрчә, анда укымаса да. Димәк, ул үзенең кайчан да булса югары музыкаль белем аласын төгәл белгән.

«Алты яшемдә миңа фортепиано алдылар. Миңа шунда кара клавишалар (пентатоника) ошады, ноталарны белмәсәм дә, көй чыгара идем. Иң беренче музыкам шул булгандыр, икенче класста укыганда, мин дәү әнинең балачакта шигырьләр язганын белдем һәм миңа да шигырь язып бирүен сорадым, ул вакытта ноталарны азмы-күпме таный башлаган идем инде. Шулай итеп, дәү әнинең шигыренә язылган «Болында» дигән җыр туды. Кызганыч, ул беркайда да сакланмаган, кайбер өзекләрен генә хәтерлим».

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Фәрһад И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә музыка теориясе юнәлеше буенча укырга керә. Көллияткә кадәр татар музыкасы  белән кызыксынса, уку йортында рус музыкасына да мәхәббәте уяна.

«Мин Эльмир Низамовта укыдым. Аңарчы андый композитор турында белми идем, ләкин күп мактаулар ишеткәч, нәкъ менә аның янына килдем. Эльмир Низамов, нинди ноталар бирсәң дә, яхшы итеп уйнап бирә иде, шуңа мин аннан музыка язу буенча гына түгел, башкару буенча да күп киңәшләр сорадым. Ул миңа зәвыгымны киңәйтергә киңәш итте, кварта һәм квинта мөһимлеген еш телгә алды. Башта аларга нигезләнеп өчтавышлылык карашыннан баш тарту мөмкинлегенә ышанмасам да, вакыт узгач, моның бик яхшы киңәш икәнлегенә төшендем. Хәзер исә үземнең укучыларны да моңа өйрәтәм. (Көлә.)»

«ДУЛКЫННАР» ҺӘМ «ТУКАЙ АҺӘҢНӘРЕ»

Музыка көллиятен тәмамлагач, Фәрһад Мәскәү консерваториясенә керергә карар кыла. Аңарчы әлеге уку йорты уздырган олимпиадада ике тапкыр катнаша һәм биредә укыйсы килгәнен аңлый.

«Консерватория укытучылары үзләренең укучыларын төрле концертларда катнаштырып тора. Мин дә концертта катнашырга теләгәнемне әйттем, укытучым миңа «Татар әсәрен башкарырсың», - диде. Ул – Рөстәм Яхинның «Дулкыннар»ы булып чыкты. Шуннан соң күп әсәрләр, шул исәптән, татарныкын да, башкарырга туры килде. Хәтеремә аеруча Алмаз Монасыйповның «Тукай аһәңнәре» кереп калган».

ТАНЫШТЫРГАН ҺӘМ КАВЫШТЫРГАН МУЗЫКА

Фәрһаднең гаилә тормышы турында хас сораулар да бирдем, чөнки тормыш иптәше «Идел» укучыларына яхшы таныш – Динә Абдуллина (Бәхтияри), журналда аның фәнни язмалары басылганы бар. Бу иҗади гаилә хәзерге вакытта Мәскәүдә яши, ләкин Казанны онытмыйлар – төрле чараларда аларны еш очратам. Аларның танышу тарихы белән кызыксындым.

«2021 елда Мәскәүдә татар чараларына ешрак йөри башладым. Анда Динә дә курай уйнап чыгыш ясый иде. Яшьләрдән концерт оештырырга ниятләгәннәр иде, һәм безне уртак әңгәмәгә керттеләр, шунда чаралар буенча аралашып тордык. Динәне бер концертта чыгыш ясарга да чакырырга уйлап йөри идем. Әмма пандемия булу сәбәпле, бу чаралар тормышка ашмый калды. Соңрак башка идеяләр барлыкка килде, тагын Динәгә яздым. Дусларым да аны музыкаль яктан кызыклы кеше, сөйләшеп кара, дип киңәш итте. Аның миңа бөтен яктан оста булуы ошады: биология буенча укуына карамастан, музыкада бик сәләтле. Кайбер югары белем алган кешеләр дә авыр ритмик әсәрләрне башкара алмый, ә Динәгә бу берни тормый иде. Шулай чараларга чакыра торгач, ныграк ошый барганын аңладым. Музыка өлкәсендә белем алган гади кеше иң югары музыка дип европа музыкасын, аннары рус, соңыннан инде татарныкын куя, ә Динә өчен татар музыкасы – беренче урында, аннары башкалар».

«ТУКАЙГА МӨРӘҖӘГАТЬ ИТӘР ӨЧЕН ҮЗЕҢӘ ЫШАНЫЧ КИРӘК»

Фәрһаднең театрлар белән уртак иҗади тәҗрибәсе дә бар. Шуларның беренчесе – Тинчурин театрында куелган «Идегәй», икенчесе – Әлмәттә «Караш» фестивалендә куелган «Каф» спектакле, өченчесе инде – «Шүрәле» медиа-операсы. Без өченчесе турында сөйләштек.

«Бервакыт Сафия Бәйрәмова һәм Вячеслав Сысоев исемле режиссёрлар минем белән элемтәгә чыгып, спектакль куярга теләгәннәрен әйтте. Ул вакытта урыны да, башкаручылары да билгесез иде әле. «Шүрәле»гә алынганнарын белгәч, башта икеләнеп калдым: бер яктан, аңа миллион әсәр язылган, ә икенчедән, кызыклы да. Тукайга мөрәҗәгать итәр өчен үзеңә ышаныч кирәк. Кайвакыт Тукай сүзләренә язылган җыр ишетәсең дә, күңелне аерым бер хис биләп ала. Тыңлый гына башлыйсың, музыкасы килешсез икәне аңлашыла. Кайбер җитди композиторларның әсәрләре бик әйбәт була да, Тукайга мөрәҗәгатьләренә килгәндә, беренче нотадан инде бик үк өметле әсәр түгеллеге аңлашыла. Инкыйлабка кадәр иҗат ителгән әсәрләргә (аеруча Тукайныкына) гади музыка язарга ярамый дигән фикердә мин. Монда җитди таләпләр бар, шушы кысаларны бозып иҗат итеп булмый. Ә инде моннан соң иҗат ителгән шигъриятне музыкага салу юллары күбрәк».

Фәрһад әйтүенчә, соңрак режиссёрлар «Шүрәле»не Камал театрына тәкъдим итә. Шунысын да әйтергә кирәк, Фәрһад исеме Камал театры өчен ят түгел – «Яктылык моңы» концертында аның музыкасы даими башкарылып тора, «Калеб. Яңа сулыш» кысаларында да яңгыраганы бар. Шуңа күрә дирижёр Данияр Соколов «Шүрәле»не кую тәкъдимен алганда Фәрһад иҗаты белән инде таныш була.

«Тәүге тапкыр опера 26–27 апрельдә тамашачыга тәкъдим ителде. Мин үзем бик канәгать калдым, хореография белән музыка туры килгән – без бер-беребезне яхшы аңлаганбыз. Мин әйткәнне дә ишеткәннәр. Артистлар музыканы башта авыр диделәр. Мин гадирәк тә язган булыр идем, ләкин режиссёрлар куйган таләпкә нигезләндем. Ул милли татар музыкасына да якын, заманча алымнар да бар, һәр юнәлешкә мөкиббән тыңлаучы монда үз зәвыгына хас музыканы таба. Шүрәле образы искиткеч!»

«ЗӘВЫКНЫ ТӘРБИЯЛӘРГӘ КИРӘК»

Фәрһад белән музыка турында (гына түгел) бик озак сөйләшеп утырырга мөмкин. Ул һәрвакыт белем алуга, үсешкә омтыла. Әле узган ел гына Мәскәүдә аспирантураны тәмамлаган. Күңеле Казанга ашкынса да, хәзерге вакытта үз эшеннән канәгать. Үзгәрешләр шактый вакыт таләп итә, дигән фикердә ул. Мин әңгәмә азагында Фәрһадтән музыкаль зәвык буенча киңәш сорадым.

«Музыканың бөтен төрләрен тыңлап карарга, танышырга кирәк, дип уйлыйм. Татар музыкасының диапазоны бик киң: бер яктан җиңел (эстрада), икенче яктан совет заманында язылган европа стилендәге классика, катнаш вариантлар, борынгы традицияләргә якын булган милли музыка һәм милли коралларда башкарылган, тик яңгырашыбуенча европа музыкасы дигәне бар. Барысын да тыңлагач, күңел үзенә якын булган әсәрне үзе белеп алачак. Иң мөһиме – плейлистны киңәйтергә, зәвыкны тәрбияләргә, бер юнәлештә генә тукталып калмаска кирәк».

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое