«Галиябану» драмасы 1916 елда языла. Әсәрнең төп геройлары өчәү: Галиябану, Хәлил һәм Исмагыйль. Алар арасындагы мәхәббәт өчпочмагы, ягъни ике егетнең бер кыз өчен көрәше, пьесадагы төп хәрәкәтне тудыра.
Драма әсәрендә образлар белән танышу катнашучылар исемлегеннән үк башлана. М. Фәйзи дә геройларның тышкы кыяфәтен, җәмгыятьтәге урынын һәм киемнәрен тасвирлап бирә. Мәсәлән: «Хәлил яшьләй ата-анасыннан аерылган. Урта хәлле матур егет, һәр җирдә – аягында спай итек, каплавыч яка, итәкләре чигелгән күк сатин күлмәк өстеннән төйәләми генә простойрак пиджак кигән. Башында кырынрак салынган җәйге бүрек. 21 дә». Әсәр дәвамында төп геройларның өчесенә дә аллегорик чагыштырулар бирелә. Галиябану сыерчык һәм сандугач белән, Исмагыйль козгын белән, ә Хәлил сыерчыкны козгыннан коткарган карчыга белән тиңләштерелә.
Ярдәмче персонажлар – Галиябануның әти-әнисе Галимәбану белән Бәдри – әсәрдәге күп кенә вакыйгаларны аңлатып баралар. Алар пьесага юмористик төсмер дә өстиләр.
Бер-берсен яраткан геройлар ни өчен бәхеткә ирешә алмый соң? Беренчедән, Галиябануның әти-әнисе кызларын авыл бае Исмагыйльгә кияүгә бирергә тели. Аларның мондый теләге аңлашыла: Исмагыйль белән туганлашып, Бәдри авылдашлары алдында дәрәҗәсен күтәрергә хыяллана. Исмагыйль вәгъдә иткән мең тәңкә дә гаиләнең матди хәлен шактый яхшыртыр иде. Шушы яктан караганда, әсәрдә татар җәмгыятендә хатын-кыз язмышы проблемасы күтәрелә. ХХ гасыр башында иҗат иткән күп кенә язучылар кебек, М. Фәйзи дә хатын-кызның җәмгыятьтә хокуксыз булуын күрсәтә.
Ләкин геройларның фаҗигасен бары тик иҗтимагый сәбәпләр белән генә аңлатып булмый. Пьеса ахырында, ягъни әсәрнең көчле позициясендә, Галиябану җыры аша язмыш һәм илаһи билгеләнгәнлек мотивы яңадан калкып чыга.
Композиция ягыннан М. Фәйзинең «Галиябану» драмасы, бер яктан, традицион драманың, ягъни тышкы хәрәкәткә нигезләнгән әсәрнең, төп үзенчәлекләрен саклый. Биредә экспозициядә беренче күренештә үк Бәдри белән Галимәнең кызлары Галиябануны авыл бае Исмагыйльгә бирергә теләүләре, шул ук вакытта Галиябану белән Хәлилнең бер-берсен яратулары ачыклана. Төенләнеш Хәлилнең яучы җибәрүе һәм Галиябануның әти-әнисе, яучының Бәдига белән Исмагыйль исеменнән килүен уйлап, ризалык бирүе белән бәйле. Перипетияләр, ягъни көтелмәгән борылышлар, ялгышлык ачыклангач башлана: өлкәннәр Исмагыйль вәгъдә иткән байлыкка кызыгып, Галиябануны аңа кияүгә чыгарга күндерергә тырышалар. Кульминацион ноктада Галиябану Хәлил белән өйдән качарга омтыла, әмма Исмагыйль егетне үтерә. Чишелештә Хәлилнең үлеме һәм Галиябануның кайгысы күрсәтелә. Драманың традицион төзелешенә очраклылык һәм ялгышу мотивларының булуы да ишарә ясый.
Конфликт та традицион характерда. Аерым персонажларның мәнфәгатьләре бәрелешә: бер якта Галиябану белән Хәлил, икенче якта Исмагыйль, өченче якта Галиябануның әти-әнисе тора.
М. Фәйзи драмасында тышкы каршылыклар белән беррәттән, эчке конфликтлар да урын ала. Алар тышкы бәрелешләр белән янәшә үсә. Автор геройларның эчке кичерешләрен «Галиябану» җырында чагылган үтәли мотив, ягъни лейтмотив, ярдәмендә ачып бирә.
Музыкаль мотив әсәрнең башында ук күренә. Авыл егетләре Галиябануның тәрәзәсе яныннан үткәндә, кыз чыгарган көйгә җырлыйлар.
Әсәрдә автор концептуаль хронотопка, ягъни драматик вакыйгалар барган вакыт һәм урынның гомумиләштерелгән сурәтенә, аерым игътибар бирә. Геройлар үзләре яши торган типик мохитне чагылдырган гади һәм гадәти интерьерга урнаштырылган. Бу хакта гомумиләштерү характерындагы кыска ремарка хәбәр итә: «Уң якта бер ишек, түрдә тыкрыкка караган бер, сул якта бакчага караган ике тәрәзә. Бәдринең ишегалды як өе. Кич».
Драманың психологизмына да игътибар итәргә кирәк. Геройларның тышкы сөйләме гаять тәэсирле: аларның җөмлә төзелешендә, интонациясендә һәм сүз сайлавында ук билгеле бер эмоциональ халәт чагыла. Мәсәлән, Галиябануның беренче монологы аның мәхәббәт сагышын ачык күрсәтә: «Ай, шушы көй өзә бит минем үзәгемне. Беркөн кайдан, күкрәгемнең кайсы җиреннән алып кына җырладым икән соң мин бу көйне?.. Шушы көйне, шундый җырларны никадәр тыңласам да туя алмыйм, грәк тә гармоньны ул уйнаса».
Психологик сурәтләүнең мөһим чараларының берсе – җырлар. Алар пьесаның беренче битләреннән үк әсәргә килеп керә һәм сурәтләнгән вакыйгаларны, геройларның характерларын халык иҗаты киңлегенә чыгара. Персонажлар язмышына янәшә бирелгән җыр образлары һәм ситуацияләре аларның рухи кичерешләренә универсальлек һәм гомумилек бирә, шул ук вакытта авторның иҗади гомумиләштерү чарасына әверелә.
Символик образлар һәм детальләр дә геройларның психологик халәтен ачуга хезмәт итә. Күз яшьләре – чиксез кайгы һәм хәсрәт символы. Чәчәкләр – яшьлекне, чәчәк атып килгән мәхәббәтне һәм матур хисләрне метафорик рәвештә белдерә. Вакыйгалар барышында геройлар башкарган җырларда даими кабатланып торган шигъри формулалар, образлар, чагыштырулар һәм метафоралар кулланыла. Алар тормышның кырыслыгы, мәхәббәт һәм шигърият турында драматургка хас уйлануларны тагын да көчәйтә.
Һәр драма әсәре кебек үк, «Галиябану» да диалог һәм монолог формасында иҗат ителгән. Әмма пьесада диалоглар өстенлек итә. Монологлар исә нигездә персонажларның эчке дөньясын һәм кичерешләрен ачу өчен кулланыла: «Галиябану. Ай, шушы көй өзә бит минем үзәгемне. Беркөн кайдан, күкрәгемнең кайсы җиреннән алып кына җырладым икән соң мин бу көйне. Инде менә үз исемемне кушып җырлый башладылар. Мин аны үземнең сөйгәнем өчен генә җырлаган идем…» һ.б.
Гомумән, әсәрнең тел-сурәтләү үзенчәлекләрендә ике чара аеруча өстенлек итә: фразеологизмнар һәм аллегорик образлылык. Геройларның сөйләмнәрендә дә, үзара диалогларында да алар еш очрый. Фразеологик берәмлекләр арасында халык мәкальләре һәм әйтемнәрен турыдан-туры куллану аеруча күп: «Ходай күктән көткәнне җирдән бирде» (Галимә), «Без ике баштан дүрт куллап риза» (Бәдри) һ.б.
Шул ук вакытта автор тасвирларны төгәл һәм образлы итү өчен тотрыклы эпитетлардан һәм чагыштырулардан да файдалана: «урта бармактай егетләр», «ал да гөл булып гомер итәләр», «җан көеге», «башы ике түгел» һ.б.
Нет комментариев