Электрон мактау тактасы
Новости
Әңгәмә

Казан зооботаника бакчасының йөзләре

Россиянең иң өлкән һәм шул ук вакытта иң яшь зоопаркы буларак билгеле Казан Зооботаника бакчасына быел 220 ел була.

1806 елда нигез салынган бакчаның ни өчен иң өлкән булуы сораулар тудырмыйдыр. Ә иң яше дип әйтүебезнең сәбәбе – аның 2019 елда ачылган яңа өлеше. Хәзер Зооботаника бакчасында төзекләндерү эшләре көтелә. Без исә биредә үсемлекләр һәм хайваннар белән эшләүче хезмәткәрләр белән танышып кайттык, шуларның берничәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.

НАДЕЖДА ӘХМӘРОВА, 27 ЯШЬ, «ЕРТКЫЧ ХАЙВАННАР» БҮЛЕГЕНДӘ ЭШЛИ:

Хәзер мин Н.Э.Бауман исемендәге Казан ветеринар медицина академиясенең 3 курсында белем алам. Зоопаркка мин биредә тояклылар бүлегендә эшләүче танышым аша эләктем. Минем нәкъ эш эзләгән чагыма туры килде ул тәкъдим.

Хайваннар белән эшләү минем өчен гади кызыксынудан күпкә зуррак әйбер, шуңа мин аны үз һөнәремә әйләндерергә булдым. Җан ияләрен кайгырту белән беррәттән, миңа аларның халәтләрен, үз-үзен тотышларын һәм ихтыяҗларын яхшырак аңлау мөһим.

Үземнең беренче эш көнемне хәтерлим – барысы да минем өчен яңа, ят иде, шуңа бик борчылдым. Әмма көн азагына биредә мин үз урынымда икәнемне аңладым. Хайваннарны караучының эше күп көч, игътибар һәм җаваплылык таләп итә. Биредә мин үземнең кирәкле эш башкарганымны тоям. Миңа хайваннарны күзәтү һәм эшемнең нәтиҗәсен күрү рәхәтлек хисе бирә. Мин көннәрен кызыклырак итү өчен яңа әйберләр уйлап чыгарам һәм аларның бу яңалыкларны ничек кабул итүләре, кызыксынып өйрәнүләрен күзәтәм. Хайваннарның зоопарк шартларындагы тормышын тынычрак һәм уңайлырак итү өчен тырышам – хайваннарны караучы эшенең төп кыйммәте шундадыр.

Буш вакытларымда озаклап җәяү йөрергә яратам – мин шулай тынычланам, мәшәкатьләрдән онытылып торам. Соңгы арада гөлләр карау белән кызыксына башладым. Ерткыч имезүчеләр белән эшләүче иң яхшы белгечләрнең берсе булырга телим. Мине аеруча кыргый мәчеләр сокландыра – аларның табигате, акылы, төрлелеге. Холыкларын тагын да яхшырак өйрәнеп, аларны вак кына детальләрдән дә аңлый торган дәрәҗәгә җитәсем килә. Шулай ук мин үз йортым һәм хайваннарны кайгырту, иминлек белән тәэмин итеп булырдай кечкенә булса да үз приютым турында хыялланам.

АЛЕКСАНДР КУРАНОВ, 44 ЯШЬ, ЛАНДШАФТ АРХИТЕКТОРЫ:

Мин А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт тикшеренү университетының Икътисад һәм идарә юнәлешен тәмамладым. Аннары «Мәскәү авыл хуҗалыгы академия»сендә Төзекләндерү һәм яшелләндерү белгечлеген алдым.

Мин бу өлкәгә урау юллар аша килдем. Икътисадчы булып та эшләдем, интерьер дизайнеры да булдым, модага багышланган журналның арт-директор вазифасын да үтәдем... Болар барысы да ландшафт архитекторы эшеннән шактый ерак өлкәләр булса да, нәкъ шул белгечлекләрем мине мин итте. Дизайн зәвыгымны тәрбияләде, форманың кәефкә ни рәвешле тәэсир итүен аңларга ярдәм итте. Җитәкчелек вазифасы кешеләрне ишетергә, фикеремне җиткерергә, дөрес процесслар урнаштырырга өйрәтте. Шушы вазифалар мине әкренләп хәзерге кызыклы эшемә әзерләгән дип уйлыйм. Зооботаника бакчасына мин аңлы рәвештә яратып килдем. Җитәкче прагматиклыгын, рәссам күзаллавын һәм ботаник йөрәген берләштереп, мин кешеләрне илһамландыра һәм бәхетле итә ала торган табигать почмагы иҗат итәм.

Ландшафт архитекторы – инженерия бурычларын (су юллары, сызымнар һ.б) исәптә тотып, күңелсез, буш территорияне, матур, яшел һәм уңайлы итүче кеше. Башта концепция уйланыла: сукмаклар, клумбалар, агачларның кайда урнашачагы хәл ителә, сызымнар ясала. Аннары үсемлекләр сайлау эше башлана: ылыслы агачлар утыртыргамы, яфраклыларынмы. Аларның төс, биеклек һәм чәчәк ату вакытлары үзара килешергә һәм климатка туры килергә тиеш. Аннары фонтан, күпер, автоматлаштырылган су сибү системасы һәм башка әйберләрнең ничек, кайда урнаштырылачагын хәл итәбез. Белгечләргә техник биремнәрне аңлату, нинди һәм күпме материаллар сатып алырга кирәклеген санау да минем бурычларыма керә. Аннары үзебез иҗат иткән матурлыкны карап, ләззәтләнәсе генә кала.

Эштән тыш мин рәсем ясау белән мавыгам, винил пластинкалар туплау белән шөгыльләнәм, сәяхәт итәргә, яңа урыннар һәм мәдәниятләр белән танышырга яратам. Иң зур кызыксынуым – экзотик үсемлекләр үстерү.

Иң мөһим хыялым – белем алудан һәм дөнья белән танышудан туктамаска.

АЛИНӘ ТАЗЕКАЕВА, 23 ЯШЬ, ХАЙВАННАРНЫ КАРАУЧЫ:

Мин сәнгать көллиятендә укыдым, бизәүче рәссам белгечлегем бар.

Мин моңарчы да гел хайваннар белән, ешрак атлар белән эшләдем. Берәр ат абзарында эш булмасмы дип эзләгәндә, зоопаркта хайваннар караучы вакансиясенә юлыктым. Бераз гына эшләп карыйм дип килгән идем, менә инде өченче елымны эшлим.

Хайваннарның үзара мөнәсәбәтләрен күзәтергә яратам. Аларны кайгыртуы рәхәт, чөнки ул көндәлек борчулардан арынырга, тынычланырга ярдәм итә. Иң рәхәте исә – куркак я кыргыйрак җан иясенең ышанычын яулау. Шулай ук аларны кайгырту, нәрсәгәдер өйрәтү үзеңне кирәкле һәм мөһим итеп тоярга ярдәм итә. Эштән тыш мин спорт, актив ял белән мавыгам, палеонтологияне өйрәнәм, рәсем ясыйм. Шулай да атлар карау минем тормышымның иң зур һәм мөһим өлешен алып тора. Авырсам да, һава торышы начар булса да, мин үз эшемдә – атлар белән эшләүче һәркем мине яхшы аңлар дип уйлыйм.

Минем иң зур хыялым – үз фермамны ачу. Сыерлар, атлар асрау, аларга утлап йөрү өчен иркен җир булдыру. Ничек кенә булса да, киләчәктә дә тормышым хайваннар белән бәйле булсын иде дип телим.

фото: Фирүзә Вәлиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое