Арабызда үзенең тырышлыгы, һәрвакыт алга омтылып яшәве белән сокландыручы яшьләр шактый. Шуларның берсе – Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров.
Язмабыз героена тиздән 35 яшь тула һәм ул – Менделеевскида туып үсеп, муниципаль хезмәтнең барлык баскычларын үткән кеше. Без аның белән әлеге вазифага илткән озын юл, район яшьләрен борчыган проблемалар һәм мөмкинлекләр турында сөйләштек.

«ПЕТЕРБУРГТА УКЫГАНДА ГАРДЕРОБЧЫ ҺӘМ МАШИНА ЙӨРТҮЧЕ БУЛЫП ЭШЛӘДЕМ»
– Роберт, сезнеңчә, районның яшь җитәкчесе булу ни дәрәҗәдә шәп һәм катлаулы? Өлкән яшьтәге хезмәттәшләр белән мөнәсәбәтләр ничек?
– Мин 2015 елда администрациягә килгәч, район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча иң яшь ярдәмчесе идем. Аннары районда Башкарма комитетның иң яшь җитәкчесе булдым. Ә инде район башлыгы булу тәкъдиме килгәндә миңа 33 яшь иде. Башта курыктым, чөнки тулы бер район белән җитәкчелек итү – җитди җаваплылык.
Биредә 30 мең кеше яши, 22 меңе – шәһәрдә, калганнары – авыл җирлекләрендә. Без һәр кеше өчен җавап бирәбез. Ләкин куркып ерак китеп булмый, хәер, безнең куркырга вакытыбыз да юк – хәл итәргә тиешле бурычларыбыз гел чыгып тора. Өлкән буынга килгәндә... Башлык итеп билгеләнгәч, Министрлар Кабинетына киңәшмәгә бардым – анда өлкән яшьтәгеләр күбрәк иде. Миңа шунда ук: «Борчылма, без сиңа булышырбыз, син иң яшь җитәкче, тырыш!» – диделәр һәм ел дәвамында гел таяныч булдылар. Башта борчылган булсам, хәзер инде мин үземне тыныч хис итәм. Иң мөһиме – эшне к үрсәтергә һәм бу вазифага лаек икәнеңне исбатларга кирәк.
Менделеевскида туып үсүем дә зур роль уйнады дип уйлыйм. Һәрдаим райондашлар, хезмәттәшләр ярдәмен тоеп яшим.
– Бу чыннан да уникаль юл – сез үз тырышлыгыгыз белән югарыга менгәнсез. Бу турыда тулырак сөйләгез әле.
– Күптән түгел безнең матбугат хезмәте мине беренче мәктәбемә, чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашуга җибәрде. Мин үзем утырган парта артына утырдым – химия я биология кабинеты иде дип хәтерлим. Укучыларга: «Сез мине бу вазифага ниндидер зур кешеләрем, туганнарым аша билгеләнгән дип уйламагыз. Мин гади гаиләдә туып үстем: әнием – медрегистратор, әтием – электрик. Мин һәр көнне уңышка таба кечкенә адымнар ясарга тырыштым. Чөнки төп максатым билгеле иде – балаларым миңа караганда яхшырак тормышта яшәргә тиеш», – дидем. Беләс езме, алар миңа чит планета кешесен күргәндәй карап тордылар. Ләкин мин ничек бар, шулай әйттем. Санкт-Петербургта юридик белем алганда гардеробчы һәм машина йөртүче булып эшләдем. Беркем миңа берни китереп бирмәде.
Хәзер барысына да тиз генә ирешергә теләгән яшьләрне күрәм дә, аларны «алай булмый» дип кисәтәсем килә. Күп эшләргә, хаталансаң да алга барудан туктамаска кирәк.
ЯШЬЛӘР ӨЧЕН МӨМКИНЛЕКЛӘР ТУРЫНДА
– Хәзер күпчелек район яшьләре Казан, Мәскәү, Питерда укыйлар һәм туган якка кайтыргамы, юкмы дип уйланалар. Сез, районыгызга кайткан кеше буларак, аларга нәрсә дияр идегез?
– Питерда укыганда күңел туган якка тартты. Бәлки бераз сәер яңгырар, әмма бу шулай. Каникулга кайткач, чын-чынлап күңел белән ял иттем. Әлбәттә, зур шәһәрдә дә яшәргә була. Ләкин туган ягың – син үскән һәм нидер үзгәртә алган урын. Монда кайткач, башлык булачагымны белмәдем. Мин башта Тикшерү комитетында эшләдем, аннары бизнес белән шөгыльләнергә уйладым. Шул вакытта мине Валерий Сергей улы (Менделеевск районының элеккеге башлыгы. – Авт.) администрациягә чакырды – һәм мин бер генә дә үкенмим. Тормыш иптәшем дә Питерда укып, минем белән кайтты. Яшьләр һәрвакыт китәргә омтылачак һәм бу – табигый күренеш. Һәрчак белем алырга һәм үсешкә таба барырга кирәк. Безнең бурыч – яшьләрне туган якларына кайтару өчен шартлар булдыру. Мисал өчен, безнең «Аммоний» акционерлык җәмгыяте белән уникаль программабыз эшләп килә. Алар студентларны укыту җаваплылыгын үз өстенә ала, стипендия түли, тулай торак белән тәэмин итә һәм иң заманча заводка эшкә урнашуны гарантияли. Мин үзем студент чакта төрле урыннарда эшләдем, ә монда барлык шартлар тудырылган билгеле бер юнәлеш карала. Әгәр миңа тәкъдим итсәләр, ике дә уйламый ризалашыр идем.
Безгә хәтта башка шәһәрләрдән дә киләләр. Мөслимдәге хезмәттәшемнең улы «Аммоний»да эшли. Квалификацияле кадрларны җәлеп итәргә тырышабыз. Безгә шәһәрләрдә белем алган яшьләр кирәк.
– Белүемчә, сез татар телен өйрәнәсез. Бу сезнең шәхси теләгегезме яки эштә туган ихтыяҗмы?
– Мин татар телен бөтенләй диярлек белмим, шуңа өйрәнәм. Һәм беләсезме, районда әбиләр белән татарча сөйләшкәч, алар сиңа башкача карый. Алар өчен бу – хөрмәт билгесе. Мин моның пафослы яңгыравын теләмим, әмма тел – территория коды. Менделеевскида татар гаиләләре күп, әгәр без татарча сөйләшмәсәк, бик мөһим элемтәне югалтачакбыз. Мин балаларымның мәктәпкә барганда татарча сөйләшүдән оялмавын телим. Алар өчен татар теле «дәрес» түгел, ә тормышның бер өлеше булсын иде.
– Бүген Менделеевск районында яшьләрнең нинди төп өч проблемасын күрәсез?
– Беренчесе һәм иң мөһиме – без дә көллият юк. Алай дисәң, бездә кайчандыр КХТИның көллияте булган, аннары ул Түбән Камага караган, ләкин 10 ел элек ябылган. Хәзер 9 нчы сыйныфны тәмамлаган барлык укучылар Чаллыга, Алабугага, хәтта Удмуртиягә китәргә мәҗбүр. Күпләр БДИдан курка һәм 9 нчы сыйныфт ан соң китә, бары тик югары белемгә омтылучылар гына кала.
Без «Аммоний» һәм Радмир Беляев (районның элеккеге башлыгы – Авт.) белән бергә көллият төзүне максат итеп куйдык, аны өч ел проектладык. Һәм менә ике ай элек Алексей Валерий улы Песошин алдында чыгыш ясадым, без проектны якладык. Нәтиҗәдә дәүләт экспертизасын алдык. Бәясе – 2,3 миллиард сум. Көллият – 240 студентка, тулай торагы 130 урынга исәпләнгән. Проектның 50 процентын республика, 50 процентын «Аммоний» финанслый. Икенче проблема – демография. Туучылар саны кими. Мин инде хатыныма: «Өченче бала алып кайтыйк», – дим. Ә ул миңа: «Синең өйдә торганың бармы соң?» – ди.
Яшьләр хәзер эш, торак, сәламәтлек турында борчыла – һәрберсенең үз проблемасы бар. Ләкин без тырышабыз. Өченче проблема – кыйммәтләр. Мәктәпләргә баргач, балаларга карыйм – алар тәүлек буе телефонда утыра: уйныйлар, социаль челтәрләрдә видеолар карыйлар. Эшләргә теләмиләр.

«СИННӘН ЮГАРЫРАК ВАЗИФАДА БУЛГАН КЕШЕ БЕРНИ ДӘ ЭШЛӘМИ ДИП УЙЛАМА»
– Яшьләр өчен районда нинди мөмкинлекләр бар? Күпләр бәлки барысын да белмидер.
– Беренче мөмкинлек – яхшы уку һәм эшләү. Ансыз булмый. «Халява»га өметләнмәскә. Икенчесе – Менделеевск тирә-ягы уникаль. «Безнең ишегалды» программасы буенча 100 процент ишегалларын ремонтладык. Шәһәр тирәли велосипед юллары салдык, юллар яктыртылды. Шулай ук «Аммоний» белән уңайлы шәһәр мохите кластеры эшли. 80 миллионга пляж төзедек, 90 миллионга керү юлын булдырдык. Һәм без инерт материалларны су янында ук бушата торган порт белән судлашып, аны оттык. Хәзер анда барлык уңайлыклары булган яр буе булачак. Мин бу турыда балачактан ук хыялландым. Безнең боз сарае, бассейн бар, хәзер сабыйлар өчен сай бассейн төзибез. Кинотеатр эшли.
– Сез 24/7 башлык булып эшлисез. Телефоныгыз бер минут та тынмый, гел сораулар килә. Сез ничек энергия туплыйсыз? Үзегезне кайда башлык итеп түгел, ә Роберт итеп хис итәсез?
– Мин спорт яратам. Кайчак без урман буйлап йөрибез, көймәдә Тойма янында йөзәбез. Менә узган ялларда йөздек. Яңгыр, җил, салкын булса да, күңелле. Көймәдә инде мин башлык түгел. Кайчак ялгыз калырга яратам. Шәһәр буйлап йөреп кайтам, уйланам. Шунысын истән чыгармыйм: синең үз районыңны уңайсыз хәлдә калдырырга хакың юк. Чөнки тирә-якта – якташларың, мәктәбең, Кама ярың. Мин анда үстем. Ә гәр мин аларны уңайсыз хәлгә куйсам, үземне дә уңайсыз хәлдә калдырам дигән сүз.
– Сез торак-коммуналь хуҗалыкта, Тикшерү комитетында, аппаратта эшләдегез. Шул дәвердә кайсы тәҗрибә иң файдалысы булып чыкты? Үзенең эшен күңелсезгә санаучы яшьләргә нәрсә киңәш итәр идегез?
– Һәр вазифа үз җимешен бирә. Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча башлык ярдәмчесе булып эшләгәндә, комиссияләрнең ничек эшләвен аңладым, мине хәзер алдап булмый. Эшләр идарәсендә планлаштырырга, урынбасарларның ничек эшләвен карарга, алардан планнар җыярга өйрәндем. Шәһәр хуҗалыгы буенча урынбасар булганда төзекләндерүнең нәрсә икәнен, карны ничек чистартуларын, механизаторларның ничек эшләвен аңладым. Торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасар вакытта идарәче компанияләргә, челтәрләргә, канализация эшенә төшендем. Аппарат җитәкчесе булгач, бөтен район буенча планлаштыру өчен җавап бирдем. Башкарма комитет җитәкчесе вазифасында, гомумән, барлык программаларны формалаштыру һәм яклау, юридик җаваплылыкка өйрәндем. Тикшерү органнарында эшләү мине тормышка игътибар белән карарга, нәрсә һәм ничек әйтүең турында уйларга һәм гаять зур җаваплылыкны аңларга өйрәтте.
Шуңа күрә төп киңәшем: һәр яшь кешенең стратегиясе булырга тиеш. Бер айдан, бер елдан, өч елдан соң син нишлисең? Шундый план төзергә кирәк. Һәм синнән югарырак вазифада булган кеше берни дә эшләми дип уйлама. Түбәнрәк урыннарда чакта җитәкчеләр ниндидер ачылышларда тасма гына кисәләр дип уйлый идем. Ә үзем шул кәнәфигә утыргач, аңладым: башкаларга эш кушу үзеңә эшләүдән дә катлаулырак. Һәм барысы да командадан тора. Әгәр сез фикердәшләр булып эшлисез икән, барысы да килеп чыгачак.
Тәрҗемә: Рәфидә Галимҗанова
Нет комментариев