Электрон мактау тактасы
Новости
Аннан-моннан

Әбиләр чуагы кайчан башлана?

Әбиләр чуагы җылы көннәр кыска вакытлы салкыннардан соң киләчәк һәм бер-ике атна дәвам итәчәк дип фаразлый синоптиклар.

«Российская газета» мәгълүматларына караганда, Россиянең урта полосасында җылы көннәрнең 10–14 сентябрь тирәсендә башланыр дип көтелә. Җылы һава торышының иң югары ноктасы 23–25 сентябрьгә туры килергә мөмкин. Шуннан соң һава температурасының сизелерлек төшүе көтелә. Әбиләр чуагы 7 көннән 14 көнгә кадәр дәвам итә. Әмма аның вакыты төбәкнең климат үзенчәлекләренә бәйле.

«Шәһри Казан»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое