Көзгә кердек. Грипптан ничек сакланырга һәм дәваланырга икәнен исегезгә төшерәбез?
Авыруның беренче билгеләрендә үк 24 сәгать эчендә вируска каршы препаратлар, дарулар куллану булыша.
- Күп итеп су эчәргә, С витаминына бай ризыклар ашарга киңәш ителә. Мөстәкыйль дәваланырга ярамый. Табиб чакыртырга кирәк. Гадәттә, югары температура авыруның иммунитетына бәйле рәвештә 3-7 көн күзәтелергә мөмкин. Авырып китсәгез, өйдә калыгыз. Аеруча авырган балаларны балалар бакчасына, мәктәпләргә җибәрергә ярамый.
- Туйганчы йоклау, тиешенчә ял итү мөһим. Бүлмәне җилләтү, микробларны үтерә торган кварц лампаларын куллану да вирусларны киметә.
- Вакытында дәваланмаган грипп пневмония, борын куышлыгы ялкынсынуы, нерв белән бәйле авыруларга китерергә мөмкин.
- Иммунитетны ныгыту мөһим, С витаминына бай ризыклар ашарга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга тырышыгыз.
- Сеңгергән, төчкергәндә кулланган салфеткаларны шунда ук чүплеккә атарга кирәк, авыруның вирусы предмет өслегендә 12 сәгатькә кадәр сакланырга сәләтле.
- Телефон ише еш кулланыла торган әйберләрне гел сөртеп, инфекцияләрдән арындырып торырга кирәк.
Нет комментариев